6 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Халыкара фашизмга каршы көнгә багышланган «Фашизмга- юк! " дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алып баручы укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында фашистларның тыныч халыкка карата вәхшилекләре, коточкыч үлем лагерьлары турында сөйләде. Балалар чыгышны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аннары балалар нацизм җинаятьләре һәм аның белән бәйле вакыйгалар турында видеороликлар карадылар. Чара фашизмның никадәр куркыныч булуы һәм бу коточкыч хәлнең яңадан кабатлануына юл куярга ярамавы турында уйланырга мәҗбүр итте. Чарада катнашучылар фашизм кулыннан һәлак булганнарның барысын да искә алдылар. «Үлем лагерен» азат иткән Кызыл Армия солдатларын искә алып, укучылар бер минут тынлык белән искә алдылар, Хәтер шәмнәрен кабыздылар.Без яшь буынны безне толерантлыкка, бердәмлекне сакларга, илнең суверенитетын яклый белергә, җирдә тынычлык хакына куелган максатларга ирешергә һәм Ватаныбызның лаеклы гражданнары булырга өйрәтүче илебез тарихын белергә һәм истә тотарга чакырдык.