16 октябрьдә Түбән Кама муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Иштуган мәдәният йортында булды. Делегация игътибарына 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде."Тюрагай "удмурт фольклор коллективы кунакларны дәртле җырлар һәм биюләр белән каршы алды.Шулай ук мәдәният йорты эшчәнлеге, музей почмагы, ирешелгән нәтиҗәләр, клуб документациясе белән таныштырдылар,тәҗрибә уртаклаштылар.Кунакларга учреждение бинасы буйлап мавыктыргыч экскурсия тәкъдим ителде, аның барышында дәресләр һәм мастер-класслар өчен билгеләнгән төрле иҗади киңлекләр күрсәтелде. Бу тәҗрибә кунакларга безнең мөмкинлекләр белән яхшырак танышырга һәм үз районнарында мәдәни инициативаларны үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз.Ахырда хезмәттәшләребез безгә җылы кабул итүебез өчен рәхмәт белдерделәр, алга таба да уңышлар теләделәр.