"Җирдәге тынычлыкка дан! Өстәлдәге икмәккә дан!" дип исемләнгән икмәк көненә багышланган танып-белү сәгате

2025 елның 19 октябре, якшәмбе

16 октябрь көнне  Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Җирдәге тынычлыкка дан! Өстәлдәге икмәккә дан!" дип исемләнгән  икмәк көненә багышланган танып-белү сәгатеүткәрделәр.Чарада икмәк, аның кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды. Балалар икмәкнең блокадалы кисәге турында искә төшерделәр, аның зур кыйммәткә ия булуы турында нәтиҗә ясадылар. Аннан соң балаларны икмәкнең ашлыктан алып икмәк пешерүгә кадәр булган юлы белән таныштырдылар. Күргәзмә өчен балалар игътибарына икмәк-күмәч эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кыска мавыктыргыч һәм танып-белү видеоролигыннан балалар күмәч пешерә торган цехка чын видео-сәяхәт ясадылар. Шулай ук бодай кайда үскәнен, бер батон икмәк пешерергә күпме бөртек үстерергә кирәклеген, икмәк үстерүчеләрнең ничек аталуын, икмәк уңышын ничек җыеп алуларын һәм, ниһаять, кешеләрнең ничек икмәк үстерүләрен белделәр. Балалар ипи турында табышмаклар чиштеләр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр . Бу чара балаларда икмәк үстерүдә һәм җитештерүдә катнашучы кешеләрнең хезмәтенә карата ихтирамлы һәм рәхмәтле мөнәсәбәт, ипигә сакчыл караш уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International