"Кулланучы һәм аның хокуклары"- мәгълүмати сәгать

2025 елның 28 сентябре, якшәмбе

27 сентябрьдә Чабья-Чурчи авыл клубында "Кулланучы һәм аның хокуклары" дигэн мәгълүмати сәгате узды. Чарага "Үз хокукларыңны якларга өйрән!" дигән күргәзмә оештырылды,Анда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы файдалы мәгълүмати материал тәкъдим ителде. Шулай ук Шиһабиева  Ф.А. чарада катнашучыларга кулланучылар хәрәкәте тарихы, кулланучының закон белән беркетелгән хокуклары, товар сатып алганда күңелсезлекләрдән саклану өчен һәр кулланучы белергә тиеш булган кагыйдәләр турында сөйләде. Чара барышында "Кулланучы әлифбасы" презентациясе күрсәтелде һәм "Кулланучы, үз хокукларыңны бел!”дигән белешмәлек таратылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International