14 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә, балалар өчен, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Әфган сугышы юллары буенча» - исемле хәтер көнен үткәрделәр.
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышлап, Әфганстандагы сугыш вакыйгаларында катнашкан солдатларыбызның батырлыгы, ныклыгы турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Бу сугыш мәңгегә хәтердә калачак.