12 август көнне Туктар авыл клубы фельдшер Ф. А. Каюмовай белән берлектә "сәламәтлек" клуб оешмасы әгъзалары өчен "Хәрәкәттә бәрәкәт"темасына әңгәмә үткәрде. Фельдшер файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең туклануы турында сөйләде. Туклыклы һәм файдалы иртәнге аш һәм төшке аш әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук көндәлек физкультура дәресләре турында да сөйләштеләр. Физкультура-озын гомер нигезе.
10 август көнне Чабия-Чурчи авыл клубы һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Светофорның каникуллары юк»дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар светофор тарихы, юл билгеләре, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Викторина сорауларына актив җавап бирделәр, тема буенча пазллар җыйдылар. Чара азагында катнашучыларга җәяүле һәм велосипедчы өчен белешмәләр өләштеләр. Барлык балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен белүе бик мөһим.
9 августта Олыяз авылында махсус хәрби операция Герое Шәйхуллин Илнур Фәнис улына багышланган Мини футбол турниры булды. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре бу чарада музыкаль бизәлеш белән катнаштылар. Эзмә мәдәният йорты мөдире З. Б. Саматов тантаналы ачылышны алып барды.
9 августта «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Эзмә мәдәният йорты янында «Юл билгеләре илендә»дигән чара узды. Җәйге каникул көннәрендә балалар белән, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, авыл урамы буйлап йөреп чыктык. Яшьтән үк балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, законнарны үтәүче гражданин тәрбияләү бик мөһим. Балалар кызыксынып "юл билгеләре иленә сәяхәт» тематик сорауда катнаштылар, һәр билгенең нәрсә аңлатканын аңладылар. Мондый чараларның максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм ныгытырга ярдәм итү иде.
9 нчы август кичендә Килдебәк су буенда "Татарстанда җәй" проекты кысасында Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Олы Арташ авыл клубы мөдире тарафларыннан оештырылган "Җәй җитте Җәмилә" исемле җырлы- биюле тамаша үтте. Халык гармунга җырлар җырлады, кайнар коймак, самоварда кайнаган чәй белән сыйланып, онытылып барган татар халык уеннарын уйнап, дискотекага кучте.
9 нчы август кичендә Килдебәк су буенда "Татарстанда җәй" проекты кысасында Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Олы Арташ авыл клубы мөдире тарафларыннан оештырылган "Җәй җитте Җәмилә" исемле җырлы- биюле тамаша үтте. Халык гармунга җырлар җырлады, кайнар коймак, самоварда кайнаган чәй белән сыйланып, онытылып барган татар халык уеннарын уйнап, дискотекага кучте.
Бүген, өлкәннэр генә түгел, балалар да арыганлыктан һәм стрессстан интеккәндә, урамда уеннар яшь буын өчен чын-чынлап котылу ул. Гаҗәп түгел, ата-аналар күбрәк саф һавада дересләрнең бала өчен әһәмиятенә игътибар итәләр. Урамдагы уеннар балаларда күңел ачу һәм ял итү гене түгел, физик, ментальный һәм социаль күнекмәлэрне үстерү мөмкинлеге бирүлэре белән уникаль бит. 9 нчы августа Олы Арташ авыл клубының уен мәйданчыгында шундый уеннар үткәрелде.
9 августта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшьлек» спорт комплексы белән берлектә, физкультурниклар һәм тимер юлчылар көненә багышланган «Я выбираю спорт» спорт-күңел ачу программасы оештырдылар. Спортчыларга, тренерларга һәм физик культура һәм спорт өлкәсендәге белгечләргә котлау сүзләре һәм рәхмәт сүзләре белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов чыгыш ясады. Спорт-күңел ачу программасы музыка һәм төрле музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Программа кысаларында спорт ярышлары: вакытка йөгерү, гер күтәрү, аркан тартышу, эстафета һәм төрле уеннар үткәрелде. Бу спорт-күңел ачу программасы һәр катнашучыда һәм тамашачыда якты тәэсирләр калдырды, спорт һәм физик активлык белән шөгыльләнүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ярышларда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
8 август көнне Эзмә мәдәният йорты якаршында «Бәргә булыйк куршеләре» исемле җәйге урам концерты булып узды. Эзмә мәдәният йорты, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары башкару матурлыгы һәм хисләре белән сокландырды. Концерт бай эчтәлекле, төрле-төрле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.