«Нарат» спорт комплексына культпоход

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

23 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина «Акварель» халык бию төркеме балалары өчен «Нарат» спорт комплексына культпоход оештырды. Бу сәфәр актив ял итү һәм команда рухын ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек булды. Балалар рәхәтләнеп тимераякта шудылар, бергә күңелле вакыт үткәрделәр. Яшь биючеләр үзләрен сәхнәдә генә түгел, бозда да күрсәтә алдылар. Бу сәфәр балаларга бик күп тәэсирләр һәм уңай кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International