20 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Мишә авыл җирлеге, Сабабаш авыл җирлеге белән берлектә «Чыршыкайда кунакта» Лесхоз бистәсендә чыршы ачу тантанасын оештырдылар. Чара алып баручыларны сәламләүдән һәм Хоттабыч, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызы, Аждаһа һәм елан кебек әкият геройлары катнашында сәхнәләштерелгән музыкаль тамаша белән башланды. Алга таба бистәнең һәр оешмасы халык һәм кунаклар өчен күңелле һәм кызыклы уеннар үткәрде. Уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Барлык кунакларны кайнар чәй, пылау, коймак белән сыйладылар. Көннәр салкын булуга карамастан, бәйрәм күтәренке кәеф белән үтте, барысы да рәхәтләнеп күңел ачты. Яңа ел алдыннан барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, муллык һәм иминлек телисе килә! Кышкы матур бәйрәмнәр тынычлык, тынычлык китерсен.