9 мартта Эзмэ мэдэният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язлар матур хатын-кызлар белән!"-дигән бәйрәм концерты узды. Концерт программасы Эзмэ, Тимершык, Кызыл-Мишэ, Мишабаш, Иске Мичән мәдәният йортлары Илебер, Түбән Симет, Сердэ авыл клублары һәм авылның сәнгать үзешчәнлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Концерт дәвамында җырлар, шигырьләр һәм котлаулар яңгырады. Катнашучылар тамашачыларга кызыклы, иҗади программа бүләк иттеләр.
9 мартта Түбән Симет СК клубында "Кояшкай"балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен , "Эниемнен жылы кочагы" исеме астында гаилә бәйрәме узды. Балалар әниләре белән шушы бәйрәмгә матур, күңелле килделәр. Алар үзләренең шигырьләре, биюләре, җырлары белән әниләренә һәм .иләренә күп яхшы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Әти-әниләр балаларының уңышлары белән бик канәгать һәм горурланалар.
9 мартта Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урманчылыгы алдынгыларының слетын оештыруда һәм үткәрүдә катнаштылар, анда иң яхшы хезмәткәрләр 2022 ел йомгаклары буенча Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлау сүзләре белән Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы, Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм җитәкче-урманчы Гиззатуллин Васил Нуруллин улы чыгыш ясады.
9 мартта Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урманчылыгы алдынгыларының слетын оештыруда һәм үткәрүдә катнаштылар, анда иң яхшы хезмәткәрләр 2022 ел йомгаклары буенча Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлау сүзләре белән Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы, Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм җитәкче-урманчы Гиззатуллин Васил Нуруллин улы чыгыш ясады.
9 мартта Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урманчылыгы алдынгыларының слетын оештыруда һәм үткәрүдә катнаштылар, анда иң яхшы хезмәткәрләр 2022 ел йомгаклары буенча Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлау сүзләре белән Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы, Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм җитәкче-урманчы Гиззатуллин Васил Нуруллин улы чыгыш ясады.
8 мартта Ел саен дөньяда Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан, 8 март көнне Язлы Арташ авыл клубында "Ягез әле, киленнәр!" дип исемләнгән конкурс - уен программасы үтте. Чара башында кешелекнең иң матур яртысына - хатын-кызларга котлаулар һәм чын күңелдән теләкләр яңгырады. Катнашучылар бер-берсе белән күңелле конкурсларда ярыштылар, тамашачылар викториналарда катнаштылар. Иң мөһиме, безнең хатын-кызлар яхшы кәеф белән өйгә кайттылар.
Халыклар арасындагы дуслык, илебездәге тынычлык кешелек дөньясында мәхәббәткә нигезләнә. Шуңа күрә без барыбыз да сайларга тиеш безгә тынычлык кирәкме яисә сугышмы? Безнең балаларыбыз моның буенча әллә нинди зур эшләр башкара алмасалар да, шушы темага уйланып, дөрес фикер йөртсәләр бу инде узе зур батырлык. 8 март көнне Елыш авыл клубында "Тынычлык булганда гына балалар бәхетле" дигән темага мастер-класс уздырылды. Балалар кәгазьдән бик матур күгәрченнәр кисеп ябыштырдылар. Күгәрчен тынычлык кошы булып санала. Җиребездә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен.
7 март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында гаилә кыйммәтләренә багышланган “Буыннан буынга” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Һәр гаиләнең тарихы игътибарга лаек һәм ул буыннан буынга күчәргә тиеш. Һәр теләгән кеше үзенең гаиләсе, шәҗәрәсе турында сөйли алсын өчен бу кичә турында алдан ук хәбәр салынды. Чарага тематик китап һәм авылдашларның шәҗәрәләреннән күргәзмә ясалды. Кичә ике өлештән торды. 8 Март бәйрәме белән котлаулардан соң “Ком сәгате” тапшыруы башланып китте. Тапшыруның кунаклары авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Әхмәдуллин Ш.Г. иде. Тапшыру махсус шулай әзерләнде, чөнки ком сәгатен тормыш белән чагыштырырга мөмкин – тиз һәм сизелмичә үтә, ә нәселеңне барларга өлгерми дә каласың. Тапшыру кунаклары үзләренең нәсел шәҗәрәләре, гаилә гореф-гадәтләре белән бүлештеләр. Ә кичәнең икенче өлешендә тамашачылар белән әңгәмә корылды. Тамашачылар әби – бабалары, аларның һөнәрләре турында сөйләделәр, авыл тарихына кагылган сорауларга җаваплар бирделәр. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре кичәдә катнашучылар игътибарына бертуган авылдашлар Г.Сабирова, Ю.Гордеев иҗат иткән яңа “Шытсуым” җырын тәкъдим иттеләр. Кичә чын бәйрәмгә әйләнде. Һәркем нәсел шәҗәрәсен барлауны дәвам итәргә, әби – бабайлар, гаилә кыйммәтләре турында күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк икәнлегенә төшенеп таралышты.
8 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре кызлар өчен «Мин һәм минем чәчләрем» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Конкурс «Визит карточкасы»ннан башланды. Кызлар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Алга таба озын чәчләрдә гадәти булмаган прическалар ясау өстендә «эшләделәр", интеллектуаль конкурста көч сынаштылар, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.Конкурста катнашучылар чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре файдалана торган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулыкларны оригиналь бәйләргә, бу ысулның ничек аталуы турында сөйләргә туры килде .Чарада катнашучылар барысы да зирәклек, тапкырлык, күпкырлы талант, осталык һәм әлбәттә ,озын, матур чәчләре белән сөендерделәр .Бәйге бер сулышта узды .Һәр этаптан соң жюри бәя куйды. Кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
8 мартта Яңа Мичән мәдәният йортында балалар белән традицион һәм яраткан «Татлы шашкалар»турниры узды. Уен кагыйдәләре гадәти шашкадагы кебек үк. Аерма шунда ки, пластик шашкалар урынына тактада ике төрле конфетлар ята. Балалар уеннан рәхәтләнеп ләззәтләнделәр. Җиңүчеләр юк, чөнки тәм-томнар һәркемгә эләгә.(планнан тыш, 9 участок.)