Һөнәр-билгеле бер әзерлек таләп итүче һәм гадәттә яшәү чыганагы булган хезмәт эшчәнлеге төре. Башта һөнәр сайланырга тиеш, кешене кызыксындырырга тиеш, ул чакта ул кешегә шатлык китерәчәк. 11 мартта Килдебәк мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә кызыклы мәгълүмат сәгате үткәрелде: «Заманча эшче һөнәрләре». Әңгәмә барышында максатка ирешү өчен белем, белгечлек, һөнәр алу кирәклеге ачыкланды. Мәдәният хезмәткәрләренең сөйләвеннән балалар һөнәрләрнең саны 40 000 нән артык икәнен белделәр, һәм бу сан ел саен үзгәрә. Дөньяда кирәкле һөнәрләр белән таныштык. "Һөнәреңне тап"уенын үткәрдек. Максат һөнәрләр белән таныштыру иде, чөнки чарада катнашучылар киләчәк һөнәр сайлау өчен нәрсә кирәклеген аңлый алдылар. Әңгәмә вакытында барлык катнашучылар үз фикерләрен, идеяләрен һәм хыялларын белдерделәр
Чәчәкләр ясау, бик борынгы заманда барлыкка килгән. Борынгы Греция һәм борынгы Кытайдан безгә ясалма чәчәкләр ясау һөнәренең ничек үсеше турында мәгълүмат килеп ирешкән. Шуңа күрә бу төр кул эше яңа хобби гына түгел. Без меңьеллык традициясен дәвам итәбез.
11 мартта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрәләр, анда "Йөгерек куллар"клубына йөрүче балалар катнашты. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьнең төрле төрләре турында сөйләделәр, гофрирланган кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәттеләр –яфракларны ясау, сабакны бизәү. Чарада катнашучы балалар барлык этапларны үтәргә һәм чәчәкне үз куллары белән ясарга тырышты. Мастер-класс балаларга иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисләрен кичерергә ярдәм итте.Чара уңышлы үтте. Чәчәкләр ачык, матур һәм хәтта хуш исле булып чыктылар.
10 мартта Сулэ авылы клубында " безгә яңа китап килде " дигән чара уздырылды. Укучылар белән очрашу – бәйрәм. Ә укучыларның яңа китаплар белән очрашуы-икеләтә бәйрәм. Яңа, төсле китаплар беркемне дә битараф калдыра алмый куллар үзләре аларга тартыла, һәм шунда ук бу китапларны укырга телим.Катнашучылар яңа китаплар белән таныштылар, күпләре яраткан китапларын өйләренә дэ укырга алып тордылар.
Һәр кешенең яраткан укытучысы, остазы бар hәм аның турында үз күңелендә хатирә саклый.10 мартта Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган «Педагог исем генә түгел, педагог күңел халәте» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара башында балалар игътибарына " Укытучы.Остаз».ролигы тәкъдим ителде. Соңыннан иске фотоларны карадык һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган барлык укытучыларны искә төшердек.Чара ахырында һәр катнашучы үзенең беренче укытучысы турында сөйләде.
Тормыш кеше өчен иң кадерлесе, ә саулык тагын да кадерлерәк. Шуңа күрә барыбыз да саулык өчен көрәшәбез. Сәламәт яшәү рәвеше хәзерге заманның төп бурычы булып тора. 10 март көнне Елыш авыл клубында наркоманияга каршы "Сәламәт булсаң - бар да була", дигән исем астында тематик сәгать узды. Наркомания турында аңлату өчен "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм", "Сәламәтлек серләре" дип исемләнгән презентациялар кулланылды.
Бүген, 10 мартта, Лесхоз мәдәният йортының "Әмәнәт" халык драма театры катнашучылары Олуяз авылында яшәүчеләргә М.Шамхаловның "Кайнан"музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр. Тамашачылар геройларның барлык кайгыларын һәм шатлыкларын үзләрендә сизделәр, караудан уңай эмоцияләр алдылар. Артистларга көчле алкышлар һәм яхшы теләкләр белән рәхмәт белдерделәр.
10 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әхмәд Фәйзинең күпкырлы иҗаты» исемле китап күргәзмәсе оештырдылар. Чара шагыйрь-лирик, драматург, әдәбият белгече Әхмәд Әхмәд улы Фәйзи (Фәйзуллин), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының 120 еллыгына багышланды .Әхмәт Фәйзи күп кенә шигырь җыентыклары авторы. Аның шигырьләре музыкальлек белән аерылып тора, күп кенә татар композиторлары аларны үз җырларының һәм романсларының шигъри нигезе буларак кулланган. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы , иҗаты турында китаплар һәм аның шигырьләре тәкъдим ителде, алар белән китапханәче таныштырды. Чарада катнашучылар - «Ак калфак» клубы әгъзалары шагыйрнең иҗаты, тормышы, китаплары белән таныштылар, хәтта кайбер әсәрләрне кычкырып укыдылар.Күргәзмә А.Фәйзи иҗатын яратучыларның барысына да кызыклы булды.
8 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйкемле ханымнар өчен күңел ачу программасы үткәрделәр . Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар әлеге чараны озата барды. Бу матур бәйрәмгә килгән кешеләрнең күзләрен дә шатлык һәм бәхет нуры балкыды. Җылы атмосферада әлеге кичә бик күңелле узды.. Бәйрәм барлык кунакларга бик күп уңай эмоцияләр калдырды. Бәйрәм чарасы бер ритмда узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
"Язлар матур хатын-кызлар белан..."шундый исем астында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт 5 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында булдып узды. Бик күп матур сүзләр, чын күңелдән котлаулар һәм теләкләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Мәхәббәт, яз, әни турында җырлар яңгырады. Концерт бер сулышта узды, тамашачылар алкышлары һәм елмаюлары белән сөендерде, ә Кызыл Мишә, Мишабаш, Тимершык, Эзмә, Иске Мичән мәдәният йорты, Сәрдә, Иләбәр, Түбән Симет авылы хезмәткәрләре матур номерлары белән сөендерде. Концерт бик күңелле һәм кызыклы үтте. Көчле алкышлар бу бәйрәм чарасында катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды.
9 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Ә җырларым һаман яшь килеш» хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа халык җырлары, матур шигырьләр һәм «Аптека» скетчы белән үрелеп барды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.