"Вечно прекрасный" урок мастер класс

2023 елның 11 марты, шимбә

 Чәчәкләр ясау, бик борынгы заманда барлыкка килгән. Борынгы Греция һәм борынгы Кытайдан безгә ясалма чәчәкләр ясау һөнәренең ничек үсеше турында мәгълүмат килеп ирешкән. Шуңа күрә бу төр кул эше яңа хобби гына түгел. Без меңьеллык традициясен дәвам итәбез.

11 мартта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрәләр, анда "Йөгерек куллар"клубына йөрүче балалар катнашты. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьнең төрле төрләре турында сөйләделәр, гофрирланган кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәттеләр –яфракларны ясау, сабакны бизәү. Чарада  катнашучы балалар барлык этапларны үтәргә һәм чәчәкне үз куллары белән ясарга тырышты. Мастер-класс балаларга иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисләрен кичерергә ярдәм итте.Чара уңышлы үтте.  Чәчәкләр ачык, матур һәм хәтта хуш исле булып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International