Халык традицияләрен саклау-яшьләрнең рухи тәрбиясенең мөһим өлешләренең берсе. Бу олы буын тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру. 8 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әбием сандыгы» -конкурс-уен программасын үткәрделәр . Чара яңа мавыктыргыч һәм конкурс формасында узды. Ярыш элементларын үз эченә алып, иҗади рәвештә, катнашучыларга индивидуаль һәм команда белән уен формасында кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәрне үтәргә туры килде. Йолаларны искә төшерделәр һәм буыннан-буынга тапшырыла торган борынгы кыйммәтле ядкарьләрне күрсәттеләр.Зирәклекнең барлык серләре сандыкка җыелган. Халыкта әбинең сандыгы зирәклек һәм белем хәзинәсе дип сөйлиләр. Яшьләрнең гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрне һәм ядкарьләрне саклауның актуальлеген аңлаулары безне шатландыра.
2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Рухи кыйммәтләребезне саклап кал, баету, яшь буынга милли традицияләрне җиткерү максатыннан авыл клубында төрле чаралар үткәрелә. Беренче язгы чәчәкләр белән 8 Март бәйрәме килә-һәр хатын-кыз игътибар үзәгенә әверелгән көн. 8 мартта Урта Нырты авыл клубында "Кайнаналар һэм киленнэр бэйгесе"музыкаль - уен программасы узды. Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Җылы бәйрәм узды. Авыл клубы мөдире әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар яңгырады, әлеге чараны моңлы гармун көйләре озата барды. Җылы һәм дуслык атмосферасында кич узды, үзләре белән кояш нурларын алып киттеләр, аларга клуб хезмәткәре бәйрәм бүләге тапшырды. Бәйрәм барлык кунакларга бик күп уңай эмоцияләр, күп аралашу китерде, бәйрәм чарасы бер ритмда узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара чәй эчү һәм аралашу белән тәмамланды. Барлык хатын-кызлар да искиткеч чара өчен рәхмәт белдерделәр.
6 мартта Тимершык мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язлар матур хатын-кызлар белән” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.Концерт программасы Тимершык, Кызыл Мишә, Мишабаш, Эзмә, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары, Илебер, Түбән Симет, Сәрдә авыллары клубы хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катначучылар көче белән әзерләнгән иде. Концерт дәвамында җырлар, шигырьләр һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар, тамашачыларга кызыклы, иҗади программа бүләк иттеләр. Бәйрәм якты чыгышлары белән истә калды һәм тамашачыларга искиткеч кәеф бүләк итте.
8 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында китапханә һәм яшьләр белән берлектә бәйрәм уңаеннан стенгазета чыгардылар. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бу искиткеч бәйрәм уңаеннан котлау стенгазетасыннан башка булмый. Стенгазета булдыру теләсә нинди иҗат кебек үк мавыктыра. Стенгазета матур килеп чыкты.
7 март көнне Олы Арташ авылы клубында Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Бәйрәм белән кадерле хатын-кызлар! ”дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Татар шагыйрәсе, композитор һәм җырчы, татар телендә 500дән артык популяр җырлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган артисты. Бәйрәм уңаеннан Тәслимә Низами концерт оештырды, анда тамашачыларны яңа җырлар белән генә түгел, бай программа белән дә сөендерде. Сәхнәне Татарстан Республикасының атказанган артистлары бизәде. Шулай ук автор башкаручы 2022 елда чыккан яңа китабын тәкъдим итте. Бу китапта аның шигырьләре, танылган һәм яңа нота җырлары күрсәтелә.
Халыкара хатын-кызлар көне хатын-кызлар хокуклары өчен массакүләм протестлардан туган, әмма вакыт узу белән «яз көне» нә һәм тагын бер ял көненә әверелгән. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, бүген, 8 мартта, Лесхоз инвалидлар һәм картлар йортында яшәүче хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Кешелекнең матур яртысы вәкилләре бәхетле һәм игътибарга бик шат иде.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Бүген Лесхоз мәдәният йортында балалар белән бергә әниләргә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр. Чәчәк бәйләмнәре бик матур, нечкә һәм якты булып чыкты.
7 март Татар Икшермәсе авыл клубында «Язлар матур хатырлар-кызлар белэн» дип аталган бэйрэм концерты булып утте. Концерт программасын Икшермә кадетлар -мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Концерт дәвамында халык, заманча җырлар һәм биюләр яңгырады.Бөтен бәйрәм хатын-кызларга карата мәхәббәт турында иде, сәхнәдән рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бүгенге бәйрәм концертында катнашу бәхетенә ирешкән һәркем шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф белән тулыланды.
7 март көнне Татарстанда милли мәдәният һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан Елыш авыл клубында "Буыннар чылбыры өзелмәсен",- дигән исем астында Рамазановлар гаиләсенә багышланган гаилә бәйрәме уздырылды. Рамазановлар гаиләсе иң уңган, хезмәт сөюче, кул эшләре буенча иң сәләтле гаиләләрнең берсе. Бу нәселдә тегү, чигү, рәсем төшерү хезмәте буыннан буынга күчеш ала. Нәзирә апа үзенең тормыш юлындагы истәлек хатирәләр белән уртаклашты, аның улы Рамазанов Айдар үз нәселләренең шәҗәрәсен эшләп алып килде. Үзешчән сәнгатькә йөрүчеләребез катнашында берсеннән берсе дәртле җырлар, биюләр һәм нәфис сүз белән беррәттән "Кич утыру" күренеше күрсәтелде. Нәзирә апаны һәм барлык хатын-кызларыбызны котларга авыл җирлеге башлыгы Мавлетов Булат Миндрахман улы да килде. Әлеге бәйрәмнең төп бурычы гореф - гадәтләрне мөмкин кадәр киләчәк буынга җиткерү иде. Тамашачылар бәйрәмнән куңел күтәренкелеге белән таралыштылар.