ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2023 ел
сишәмбе

28 март көнне Өтернәс авыл клубында “Яз килә” Язга юл бирик!” дип исемләнгән иҗади остаханә үтте. Иң элек балалар белән язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә уздырдык. Ә аннан соң кәгазьдән оригами ысулы белән көймә ясарга өйрәндек. Искиткеч матур, тигез бөкләнгән көймәләрне балалар үзләре дә бик ошаттылар.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Яз иртэ килү сәбәпле, язгы ташу иртә башланды. 11 апрельдә Очиле авыл клубында узачак "боз озату" бәйрәмен без 27 мартта уздырдык.

Яз житу белэн татар халык бәйрәме - боз озату бәйрәме якынлаша. Бу борынгы татар халкынын яз коне уздырыла торган беренче бәйрәме. Татар торак пунктларының күпчелеге елга ярында урнашкан. Шуңа күрә бөтен тормыш елга белән бәйле булган.Без авыл халкы белән, гармун уйнап, елга ярына юл тоттык. Бәйрәм барышында балаларга йоланың мәгънәсе турында сөйләдек. Теләкләр әйтеп, янган саламны суга ташладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

26 мартта Язлы Арташ авыл клубында "Нәүрүз килде - яз килде" дип исемдәнгән яз бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә "Нәүрүзбикә" һәм "Шүрәле"чакырылган иде. Авылдашлар һәм бәйрәм кунаклары күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, тәмле камыр ризыклары, тәм-томнар һәм тәмле коймаклар белән сыйландылар. 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Ветеран педагог Әгъләмов Хатыйп Миркадам улы котлау сүзе белән чыгыш ясады һәм кечкенә балаларга үз куллары белән ясалган кораблар бүләк итте.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

26
март, 2023 ел
якшәмбе

Кешедә иң кыйммәтле эйбер ул – тормыш, ә аның тормышында иң кыйммәтлесе – Сәламәтлек, аның өчен бөтен көчең белән көрәшү актуаль генә түгел, ә икътисади яктан да, практик яктан да кирәк була. Бүген сәламәт яшәү рәвеше-вакыт таләп итә. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында актуаль проблемаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде. Чараларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен 26 мартта Сулэ авыл клубында «миңа бу кирәкми» дигән наркотикларга каршы эчтәлекле әңгәмә уздырылды. Балалар белән наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр. Балалар зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тормышына ничек зыян китерүе турында сойлэштелэр, тормыштан мисаллар китерделәр.Һәркем үз фикерен белдерде. Бу темага видеопрезентация карадык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

26 мартта Килдебәк мәдәният йортында «Мать Земля ещё только в рассвете» дигән тиматик сәгать узды. Чараны Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә әзерләделәр һәм үткәрделәр . Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды.Бәйрәмнең Чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме булуы турында сөйләнде. Чарада катнашучы яшьләр  белән конкурслар үткәрелде:  “ Җир турында мәкальне дәвам ит”, " Җирне саклагыз — безнең уртак йортыбыз!».һ.б конкурслар үткәрелде.Барыбыз бергә  җирнең туган көненә багышланган  җырлар җырладык. Чара ахырында мәдәният хезмәткәрләре табигатькә сакчыл карарга чакырды, чөнки табигать безнең планетада булган иң кыйммәтлесе — Җир, ә кеше-аның кечкенә өлеше.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Халыкара театр көне-театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, еш кына бу көнгә берничә тантаналы чаралар үткәрү матур гадәткә кергән. 26 март көнне  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган «Театр кулисалары артында» дип исемләнгән  сәнгать сәгате үткәрделәр. Алар  балаларны театр тарихы һәм театрда булырга мөмкин булган  һөнәрләр белән таныштырдылар. Чара барышында балалар нинди театрлар барлыгын белделәр: драма, опера, курчак театрлары булуын ачыклап киттеләр.  Театрда нинди төп һөнәрләр барлыгын һәм «нинди театрлар була? " викторинасында катнаштылар., театр турында  табышмаклар чиштеләр.Драматурглар белән таныштылар.Драма , комедия әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Әлеге  очрашу сәнгать дөньясына сәяхәт булды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

25 марттан язгы каникуллар башланды, аны укучылар түземсезлек белән көттеләр, чөнки бу дәресләрдән һәм өй эшләреннән ял итү вакыты.

Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучыларының каникулларын кызыклы һәм истә калырлык итәргә ярдәм иткән чараларны планлаштырырга тырыштылар. 26 март көнне «Бергә атлау күңелле» уен программасы уткәрелде .Чараны үткәрүнең төп бурычы, беренче чиратта, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, әхлакый-ихтыяр сыйфатларын, бердәмлек хисләрен тәрбияләү, актив һәм уңай тормыш позициясен формалаштыру булып тора. Ярыш элементлары балаларны ярышырга һәм җиңүгә ирешергә өйрәтте.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

Яз! Яз, һава кебек чиста! Март ае җиткәч, балалар кояш, җылылык, беренче чәчәкләр турында хыяллана башлыйлар. Табигать ул бик яхшы рәссам. Яз җиткәч бар табигать уяна барлык төсләрне үз эченә алып сокландыра һәм гаҗәпләндерә башлый. Балалар барысын да ак биттә күрсәтергә телиләр. 26 мартта Урта Нырты авыл клубында «Яз килде»дип аталган рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Конкурста балалар табигатькә булган мәхәббәтләрен, шулай ук бу матурлыкны кәгазьгә кисточка, буяулар һәм карандашлар ярдәмендә ничек җиткерә алуларын күрсәттеләр.

Тэги: Урта Нырты авыл клубы

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмгә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 26 мартта Куюк клубында  Нәүрүз бәйрәме уздырылды.Нәүрүз бәйрәме-Яңа елда беренче көн., кеше һәм табигатьнең яңартылуын символлаштыра. Бәйрәмдә кызлар һәм малайлар, аларның әниләре ,аби-бабайлары катнашуы сөендерә. Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар, күңел ачтылар. Уеннардан соң барысы да кайнар камыр ризыклары, тәм-томнар белән сыйланды. Бүген Нәүрүз-игелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәт һәм юмартлык символы, бу-дуслык бәйрәме.

Тэги: Көек авыл клубы

25 мартта Өчиле авыл клубында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.Зур казанда "Карга боткасы" пешерелде, самоварда чәй кайнап торды.Ә ботка  пешкән арада, берничә уен уйнатылды.Аннары без түгәрәк өстәл янына җыелдык, ботка ашадык һәм тәмле чәй,коймак белән сыйландык. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International