15 июнь конне Елыш авыл клубы модире балалар белэн "Куркынычсыз жэй" дигэн исем астында походларга барганда су янында ут белэн ничек эш итергэ кирэклеге турында викторина уздырылды. Кичэ барышында балаларны ике командага булеп сораулар бирелде, табышмакларга жаваплар эзлэдек. Соныннан "Ярыймы, ярамыймы?" дип исемлэнгэн сорау-жавап уены уйнатылды. Викторинада жинучелэр билгелэнмэде, барлык балалар да куркынычсызлык кагыйдэлэрен белулэрен курсэттелэр. Кагыйдэлэрне белу безнен тормышыбызны саклый, шуна курэ аларны белу безнен бурычыбыз.
12 июнь-үзенчәлекле көн! Бу көнне без Бөек Ватаныбыз өчен горурлык тудыруы турында сөйлибез. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык көне.
15 июнь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә Россия көненә багышлап «В символах России, история страны» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларны Россия Федерациясенең төп символлары: флаг, герб, гимн белән таныштырдылар.
Чарада катнашучылар Ватаныбызның башкаласы-Мәскәү шәһәре турында күп кенә кызыклы мәгълүматләр белделәр. Россия гербы һәм флагы турында шигырьләр тыңладылар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар.
15 июньдә Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар белән Россия көненә багышланган асфальтта акбур белән балалар рәсемнәре конкурсы узды. Россия көне-дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә һәм ял көне булып тора. Халыкта гадилек өчен бу бәйрәмне бәйсезлек көне дип атаганнар, һәм бу шулай ук бөтенләй дөрес исем. Бу бәйрәм гаделлек, закон нигезендә гражданнар арасындагы азатлыкны, тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра. Мондый конкурслар балаларның иҗади сәләтләрен, үз мөмкинлекләренә ышануларын, матурлык хисләрен һәм фантазияләрен яхшы үстерә.
15 июнь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә гадәти булмаган ысул белән «Җәй елмаюы» исемле рәсем ясау оштырдылар. Чара барышында балалар белән җәй турында сөйләштек. Балалар җәйне ничек үткәрүләшре турында сөйләделәр. Аннары гадәти булмаган ысул кулланып җәйне ясадылар.
Милли орнамент соңгы елларда икенче сулыш алган кебек. Нәкъ менә шушы орнаментлар һәм үрнәкләр гади кешене татар халкының матди мирасы белән таныштыруның үзенчәлекле юлы булып тора. 15 июньдә Керәнне авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә телефон тышлыкларын милли орнамент белән бизәү буенча "Татар халкының милли бизәкләре" дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Чара башында китапханәче балаларга “Халкыбызның милли бизәкләре” дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте, балаларны халкыбызның милли бизәкләре белән таныштырды. Чарада балалар татар халык сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштылар, орнаментның әһәмиятен ачтылар, аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Чара барышында алынган белемнәрне кулланып, үз телефон тышлыкларын татар милли бизәкләре белән бизәделәр. Чара бизәк ясарга һәм өйрәнергә генә түгел, ә милли мәдәният белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Бүгенге чара аз гына булса да милли тәрбиягә ярдәм итәр дип уйлыйбыз
15 июнь конне Елыш авыл клубында Россия коненэ багышланган "Кече ватанымнан Россия башлана" дигэн исем астында балалар белэн асфальтта рэсем конкурсы уздырылды. Рэсем ясый башлаганчы балаларга элеге бэйрэм турында сойлэп утелде. Балалар да узлэренен белгэннэре белэн уртаклаштылар. Балалар барысы да бик бирелеп рэсемнэрне ясадылар, хэр ясалган рэсемдэ туган илгэ мэхэбэт чагылды. Соныннан хэр катнашучыга призлар тапшырылды.
15 июньдә Сулэ авыл клубы балалар белән "син үз җиреңне беләсеңме?"ч дип аталган чишмәгэ экскурсия үткәрде.Чишмәгә килгәч, балалар табигать объекты турында белемнәрен тулыландырдылар. Чишмә суының каян килүен, ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белделэр. Борынгы заманда, җир асты ачкычыннан су эчеп, кеше җирнең үзеннән көч ала дигән ышану булган. Алга таба без елга буйлап юлыбызны дәвам иттек. Балалар елганың агып чыгуын күзәттеләр. Мондый максатчан йөрүләр һәм экскурсияләр оештыру Туган якның су чыганакларына һәм табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә, ә елның барлык фасылларында табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү балаларда күзәтү, сорау, фикер йөртү, сөйләү теләген уята.Балалар бик канәгать булып кайттылар, аларга Безнең экскурсия бик ошады.
14 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Радуга» мәктәп яны лагеры балалары өчен асфальтта «Пусть всегда будет солнце» дигән рәсемнәр конкурсы оештырдылар. Чара башында балалар җәйге ял турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм җәй турында табышмакларны чиштеләр. Аннары балалар рәсем эшчәнлегенә керештеләр. Асфальтта төсле карандашлар белән буяу-безнең кечкенә рәссамнар өчен бәхет. Асфальт якты төсләр белән чәчәк аткан, сары кояш тигез булмаган нурлар белән балкыган, балалар шатланып чәчәкләр, күбәләкләр һәм табигатьне сурәтләгәннәр. Балалар бик тырыштылар һәм үз рәсемнәрен җентекләп буядылар. Конкурс кызыклы һәм күңелле узды, чара тәмамлангач, һәр отряд үз бүләген алды.
11 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты , Урта Нырты һәм Чабья Чирчи авыл клубы хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә ,Олы Нырты авыл җирлеге һәм "Нырты" хуҗалыгы белән берлектә, милли бәйрәмебез сабантуй үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, шулай ук балалар белән Сабантуй прологын оештырдылар, кызыклы уеннар, конкурслар үткәрделәр. Бәйрәмнең кунаклары район мәдәният йорты артистлары булды . Барысы да оешкан төстә узды, Сабан туе барысында да бик яхшы тәэсир калдырды.
Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә, ул Олимпия хәрәкәтенең хәзерге формасында яңадан торгызылуы истәлегенә үткәрелә. Бу дата хөрмәтенә, 14 июньдә Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Сәламәт яшәү рәвеше өчен дусларча, кыю, оптимизм белән!”.Чара башында китапханәче балаларны «Спорт энциклопедиясе» китабы белән таныштырды. Китапханәче сөйләгәннән соң, балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.