14 июльдә Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Бигәнәй мәдәният йорты Иләбәр авыл клубы белән берлектә "Моң агыла туган ягыма" урам концерты оештырды. Концерт программасы бик бай иде. Концерт номерлары арасында төрле, кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде. Тамашачылар концерт программасыннан чын күңелдән ял иттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
14 июльдә Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре Кызыл Мишә мәдәният йорты белән берлектә терлекчеләр бәйрәме хөрмәтенә "Хезмәтегезгә хөрмәт" концерт программасы белән чыгыш ясадылар.Матур җырлар аша без яхшы теләкләр, эштә уңышлар җиткердек.
Кеше өчен барлык кыйммәтле әйберләрне дә алтын белән чагыштыру кабул ителгән. Табигать кешегә «алтын» бүләкләренең шундый төрлелеген бирә, аларны санап чыгу да кыен. Кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен дару үләннәре аеруча әһәмиятле. 18 июль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үләннәрдә һәм чәчәкләрдә дәвалау көче бар." дигән экологик сәгать үткәрделәр.Мәдәният хезмәткәрләре табигать бүләгенең кыйммәтләре турында сөйләделәр, дару үсемлекләренең шифалы үзлекләре, аларның төрлелеге, җыю, киптерү, саклау һәм куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Моның өчен без балалар белән дәвалау үләннәре иленә сәяхәткә киттек. Мәдәният хезмәткәрләре буыннан-буынга үсемлекләрнең шифалы үзлекләре турында мәгълүматны ничек тапшырулары турында сөйләделәр. Сәяхәтебез ахырында тагын бер кат: табигать юмарт, аңа сакчыл һәм кайгыртучан караш булганда гына ул безгә булыша алганын аңладык.
2023 елның 16 июлендә Яңа Мичан авылында мәдәният хезмәткәрләре традицион бәйрәм авылдашлар очрашуы" Яна Мичэнем киндер кочагын, жылыдыр учагын"оештырдылар. Авылдашлар очрашуы-авылдашларның зур гаиләсе өчен һәрвакыт игелекле һәм якты тантана, ул дуслар, якыннар белән бик яхшы вакыт үткәрергә, авыл тормышыннан күңелле һәм якты мизгелләрне искә төшерергә мөмкинлек бирә.Мичән авыл җирлеге башлыгы һәм Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Төрле ярышлар һәм уеннар уздырылды. Авыл халкы һәм кунаклар анда актив катнаштылар. Барлык җиңүчеләр дә кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Кичкә кадәр авылда музыка яңгырады. Концерт программасы дискотека белән алыштырылады. Бу чарада катнашучыларга һәм кунакларга йөрәкләрегездәге бәхет өчен рәхмәт!
Балалар белән туган авыл сукмаклары буйлап йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин. 16 июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Туган якны өйрәнәбез» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Туган табигатьнең матурлыгын, мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү максатыннан, балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, табигатьтә, бакчаларда хэр адым саен очрый торган үләннәр һәм үсемлекләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар әйтелде. Балалар туган табигатьнең матурлыгына сокландылар, үсемлекләрне аерырга, белергә өйрәнделәр, күргәннәреннән бик күп тәэсирләр алдылар. Балалар шулай ук зур кызыксыну белән табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Соңыннан шушы авылда яшәүче, уңган тырыш Зиатдинов Рифатның крестьян - фермер хуҗалыгында дәвам итте. Ул балаларны хуҗалыктагы эшнең барышы белән таныштырды.Бугенге сәяхәтебез балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте.
Беләзек-һәр мода яратучы кызда булырга тиешле аксессуар. Беләзек үрү җиңел, иң мөһиме – тәртибен истә калдыру. Мондый эш балаларның вак моторикасын һәм иҗади сәләтләрен үстерә. 16 июль көнне Оет авыл клубында беләзекләр үрү буенча мастер-класс уздырылды. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар стильле, матур беләзек ясадылар. Һәркем үзе белән үз куллары белән ясалган беләзекне алып китте.
Борынгыдан ук су чыганаклары – чишмәләрне «җир күзләре»дип атаганнар. Чишмәләр кешеләргә шатлык китерә, яшьлекләрен кайтара, бер тапкыр гына булса да салкын саф суын эчкән һәркемгә сихәт бирә. Шуңа күрә халык чишмәләрне саклый, алар турында шигырьләр, җырлар яза. 16 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире "Туган ягым чишмәсе" дип исемләнгән экскурсия оештырды . Чара”Рифкат чишмәсе” янында узды. Экскурсия вакытында чишмәләрнең әһәмияте, чишмә суының файдасы турында әңгәмә кордылар, чишмәләргә багышланган шигырьләрне, мәкаль һәм табышмакларны искә төшерделәр. Балалар "Рифкать чишмәсе" нең кем истәлегенә һәм ни өчен шулай аталганын белделәр. Балалар шифалы, саф суын эчеп, салкын суында битләрен юып, чишмәгә рәхмәт әйттеләр.
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 15 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ...щул унайдан 15 июль конне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре велосипед яратучылар арасында «Бар нәрсә дуслыктан башлана» дип исемләнгән веломарафон уздырдылар. Катнашучыларга башта Халыкара дуслык көненең тарихы турында сөйләнде, барсында шушы бәйрәм белән котладык. Аннары веломарофонның тәртибе һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык..Ул мәдәният йорты яныннан башланып Завод Нырты мәктәбе янында тәмамланды. Һәр катнашучыны буләкләр, баллы призлар көтә иде. Веломарафон бик күңелле, җанлы үтте.
Авыл клубының ишекләре - аралашу, иҗат итү, ял итү өчен һәрвакыт ачык. Ә өстәл уеннары аралашу, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга өчен искиткеч сәбәп. Шашка һәм шахмат уйнау фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади фантазияне, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Ләкин иң мөһиме, өстәл уеннары тере аралашу. 15 июльдә балалар Керәнне авыл клубында дуслары белән үткәрделәр һәм буш вакытларын яраткан уеннарына багышладылар. Чара балаларга өстәл уеннарының кызыклы дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Өстәл уеннарында катнашучыларның барысы да күңелле ял иттеләр, яхшы кәеф алдылар һәм белемнәрен арттырдылар.
Керәнне авыл клубында 15 июльдә "Без әкият яратабыз" дип аталган танып белү сәгате уздырылды. Балаларның нәни чактан ук әкият ишетеп, яратып үсәләр. Чөнки әкиятләр дөньясы мавыктыргыч һәм серле. Балалар иң яраткан әкиятләрен ясарга теләгәннәренә гаҗәпләнәсе юк. Рәсем ясау, мөгаен, балаларның иң яраткан шөгыльләренең берседер. Рәсем ясар алдыннан, клуб мөдире «Шалкан» әкиятен укыды һәм балаларга бу әкиятне сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Балалар бу тәкъдимне шатланып кабул иттеләр, рольләргә бүленеп, әкият уйнадылар. Шалканны «тартып чыгаргач», балалар яраткан геройларын һәм әкияттән ошаган сюжетларны ясадылар. Балалар дөньяларын онытып рәсем ясадылар. Барлык балалар да уңай тәэсирләр алдылар. Әлбәттә инде тәмле кәнфитләрсез дә булмады.