ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 июль көнне, Халыкара шахмат көне кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре  «Синең йөрешең»дип исемләнгән дуслык шахмат турниры үткәрделәр.

Шахмат-спорт, фән, сәнгать. Шахмат - ул беренче чиратта үз-үзеңне сынау, осталыкның югары ноктасына ирешү. Бу гармонияле физик һәм интеллектуаль үсеш, форманы саклау өчен озак күнегүләр һәм эмоциональ тотрыклылык. Бу хәтер һәм игътибар, тапкырлык һәм математик сәләтләр, логика һәм фантазия үсеше. Уен кагыйдәләре турында чарада катнашучыларга кунак-шахмат Патшабикәсе сөйләде. Ул балаларны әлеге спорт төре белән таныштырды, фигуралар, аларның куелышы һәм уен вакытындагы гамәлләр барышы турында сөйләде.

Балалар кызыксындылар һәм хәтта бер-берсенә каршы партия уйнадылар. Очрашуда катнашучыларның күбесе шахмат уены кагыйдәләре белән таныш һәм уйный белә. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булып , башкаларның уңышсызлыкларына теләктәшлек белдерделәр. Катнашучылар шулай ук шахмат белән бәйле төрле риваятьләр һәм мифлар турында белделәр, мәсәлән, «ак һәм кара»риваяте. Шахмат фигураларының хәрәкәтләрен рольле уеннар рәвешендә күрсәттеләр. Шахмат турнирында дуслык җиңде. Чара кызыклы һәм белемле үтте.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелле эстафета» уен программасын үткәрделэр. Чара барышында барлык катнашучылар «  Житез бул», «Кем ,кайда ,нэрсэ?» кебек уеннарда актив катнашып  традицион уен  « Каршылыклар белән йөгерү» уенан да читтэ калмадылар.  Балалар шулай ук эссе коннэрдэ челлэдэн качар очен уз куллары бн газетадан кепкалар ясау буенча эзерлэнгэн мастер класста да та уз активлыкларын курсэттелэр. Күңелле,мавыктыргыч бу  чарадан балалар бик канәгать калдылар.

Тэги: Югары Симет мәдәният йорты

19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Халыкара дуслык көне якынлаша. Шул уңайдан Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Укытучы һәм остаз елы кысаларында 18 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Әйдәгез дус яшик” дигән балалар концерты оештырдылар. Чара мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балаларны берләштерде. Концертны иҗади номерлар, яңа талантлар, күңелле кәеф озата барды. Балалар биюләр, дуслык, туган як турында җырлар, патриотик шигырьләр башкардылар, догалар укыдылар. Балаларның чыгышлары онытылмаслык булды. Тамашачылар кечкенә артистларны озак һәм җылы алкышларга күмделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Халыкның иң яхшы гореф-гадәтләренең берсе – милли уеннар. Барлык заманнарда да халык балаларга сәламәт, кыю булып үсәргә булыша торган уеннар уйлап тапкан. Уен ул күңел ачу чарасы гына түгел. Ул балаларны милли җанлы итеп тәрбияләүдә дә зур роль уйный. 16 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Uen Fest" проекты кысаларында балалар белән балалар уеннары онлайн-марафонында катнаштылар. Видеога “Кишер, кишер, кәбестә” уены төшерелде. Балалар бик теләп уйнадылар, үзләренең җитезлекләрен, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

   Туган як табигате турында без нәрсә беләбез? Хәзерге вакытта Җирдә теге яки бу дәрәҗәдә турыдан-туры рәвештә кеше эшчәнлегенең йогынтысын кичермәгән бер генә участок та юк.19 июльдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Ә табигать турында без нәрсә беләбез"дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Танып белү сәгате ярдәмендә без балаларда патриотизм, туган якның кабатланмас матурлыгын саклау өчен җаваплылык хисе формалаштырырга, туган якны өйрәнү материалын белүне тикшерергә телибез. Чара барышында балалар табигатьнең искиткеч дөньясына сәяхәт кылдылар. Табигатьне саклауда кешенең роле нинди икәнен белделәр. Алар үз-ара сөйләштеләр, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә белән мохит  бәйләнешен билгеләделәр. Аннары төрле уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Бүгенге көндә балаларның юлларда иминлеге җитди проблема булып тора. Хәрәкәтнең барлык катнашучылары арасында балалар иң дисциплинасыз җәяүлеләр булып тора. Ел саен шәһәр юлларында һәм урамнарында бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм имгәнә. 19 июльдә Тенеки авыл клубы мөдире «Гаилә паркында» «Юлларда куркынычсызлык»дигән социаль – профилактик күрсәткеч әңгәмә үткәрде. Мөдир балаларга транспорт чараларының нинди булуы турында сөйләде. Катнашучылар светофорның кызыл, сары, яшел төсләрен кабатладылар. Балалар «җәяүлеләр үтүе», «юл чаты»юл билгеләре турында игътибар белән тыңладылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү таләп ителгән юллардагы хәлләрне күрсәткеч формада кулландылар. Балалар юлдагы хәлләр турында бик теләп сөйләделәр. Үзләренең тәртипләре белән күңел ачу паркларында һәм җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеген исбатладылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Чарадан соң балалар ныклы ышаныч белән таралдылар: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Тэги: тенеки авыл клубы

19 июль көнне Керәнне авыл клубында, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында hәм Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнен 1101 елы унаеннан, үсеп килүче яшь буынга Милли hәм дини тәрбия бирүне дә күз унында  тотып,  "Хаҗ бүләге - оҗмах" дип исемләнгән очрашу уздырылды. Улы махсус  хәрби операцияда катнашучы,  хаҗ сәфәреннән кайткан авылдашыбыз Фәнүзә Гимадиева авылдашларга узенен сәфәре турында сөйләде. Чаранын икенче өлешендә Коръәннән аятләр укылып, илләребезнен тынычлыгы өчен, хәрби операциядәге егетләребезнен исән- имин кайтуларын сорап дога кылынды. Очрашу азагында барлык кунаклар  татар халкынын милли ризыклары белән чэй эчтеләр.  Үсеп килүче яшь буынны hәм өлкән буынны берләштергән, татар халкынын кунакчыллыгы символы булган бәлеш очрашуга җылылык hәм ямь өстәде.

Тэги: Керәнне авыл клубы

18 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндәрү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр белән алып барылды. Аннан соң халык милли уеннары уйналынды. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

18
июль, 2023 ел
сишәмбе

17 июльдә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә бәйрәм, ул Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә.18 июльдә Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре фольклор утырышлары оештыралар. Чарага «Мизгел» фольклор коллективында катнашучы хатын - кызлар һәм ир – атлар килде. Тамашачылар «Халык көйләрен аны» викторинасында бик теләп катнаштылар, халык җырларын бердәм башкардылар, биеделәр.  Мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, кешеләр борынгы заманда ничек яшәгәннәре, нәрсә белән шөгыльләнгәннәре, ничек ял иткәннәре турында сөйләштеләр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

15-16 июльдә Ульяновск өлкәсендә "Поволжская глубинка" IX Бөтенроссия халык мәдәниятләре фестивале узды. Бәйрәм Павловск районының 95 еллыгына багышлана. Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе А.Хантимиров әлеге фестивальдә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International