1 августта Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен Язучының юбилее хөрмәтенә "Роберт Миңнуллин шигърият йолдызы" дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрь тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр, төсле иллюстрацияле китаплар белән таныштылар. Шигырьләр дә укыдык.
Дөньяда бәйрәмнәре булмаган халыклар юктыр. Татар халкы тормышында гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләр белән беррәттән халык бәйрәмнәре дә мөһим урын алып тора. 1 августта Керәнне авыл клубы "Балкыш" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә "Миллек бэйлэу йоласы" - кышка миллекләр әзерләү буенча фольклор-йола чарасы оештырды Чарада катнашучылар кышка каен, имән, әрем миллекләре әзерләүне һәм миллекләр өчен дару үләннәре җыю йоласын күрсәттеләр. Шулай ук каен миллекләренең сәламәтлек өчен файдасы һәм мунчада ничек дөрес кулланылырга кирәклеге турында әңгәмә кордылар. Җыр һәм уеннарсыз нинди бәйрәм соң? Тальян моңнарына кушылып урман буйларына җыр агылды. «Яшь гомер», «Күбәләк», «Мәтрүшкәләр», «Җидегән чишмә»… Җырлары җанга шифа бирсә, хуш исле үлән чәе тәнгә шифа булды. Яшьлек хәтирәләрен яңартып, җырлап, уйнап миллек бәйләделәр авылдашлар. Күңелле бәйрәм оештырганы өчен клуб мөдиренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Балаларда кечкенәдән үк сизгерлек, игелеклелек, әдәплелек, толерантлык тәрбияләү бик мөһим. 1 августта Сулэ авыл клубында уздырылган «Тылсымлы сүз» аралашу культурасы дәресе нәкъ менә шушы проблемага багышланган булды.Чараның максаты - «әдәплелек», «Тылсымлы сүзләр», «игелекле эшләр һәм гамәлләр» төшенчәләрен ныгыту һәм гомумиләштерү; аралашу күнекмәләрен үстерү, тылсымлы сүзләрне дөрес куллану, гамәлдә игелекле эшләр; балаларда үзара ярдәм, игелек, сизгерлек, башка кешенең шәхесенә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Әдәпле кеше этикет һәм яхшы гадәтләр буенча белгеч булырга тиеш. Әдәплелек кешеләргә бер-берсе белән аралашканда үзләрен уңайлы хис итәргә һәм мөнәсәбәтләрдә киеренкелектән качарга мөмкинлек бирә. Балалар: Нәрсә ул яхшылык, нинди кеше Игелекле, нинди гамәлләр аны бизәтә һәм ни өчен һәр көн җирдә рәхмәт сүзләрен бик сирәк әйтәбез, дигэн уйлар уйладылар. Чара барышында барысы бергә бер-берсенә әдәпле мөрәҗәгать итү формаларын кабатладылар, кирәкле ситуацияләрне модельләштерделәр; «тылсымлы» сүзләрнең дөрес әйтелеш манерасы, тавыш интонациясенең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Яхшы сүзләр, һичшиксез, яхшы гамәлләр белән бергә булырга тиеш.
Балалар игелек кешеләрне якынайта һәм планетаны матур, куркынычсыз һәм явызлыктан саклый ала дигән нәтиҗәгә килделэр.
Авылда традициягә әйләнеп килүче бәйрәмнәр еш үткәрелә."Авыл көне","Урам бәйрәме".Бу дуслар,авылдашлар,сыйныфташлар белән генә очрашу түгел,әбәйрәмнәрне тради циягә кертү зур максат балып тора.Халык культурасы,традицияләре халыкның аерылгысыз бер өлеше.Яшь буынны т әрбияләүдә дә зур әхәмияткә ия әлеге бәйрәмнәр.22 июль көнне Йосыф-Алан авыл клубында Авыл көненә иртәдән әзерлек башланды.Әлеге чарада Йосыф-Алан авыл клубы мөдире,Юлбат мәдәният йорты,библиотека,Тенеки авыл клубы ,хезмәткәрләре катнашты.Авылдашлар,кайткан кунаклар төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар.Бәйрәм татар халык уеннары "Гөлбану,"Наза","Биш парлы"һ.б уеннар белән үрелеп барды.Соңыннан табын артында самовардан күчтәнәчләр белән чәй эчү.булды.Халык таралырга ашыкмады.Дискотека,татарча бию белән тамамланды әлеге бәйрәм
31 июльдә Лесхоз мәдәният йортына Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы мәдәният комитеты рәисе Ямпольская Елена Александровна үз кызы белән килде. Кечкенә кунак әкият герое Баба Яга белән очраша, алар төрле уеннарда уйныйлар. Кунаклар көчле эмоцияләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.
Кичке уеннар – алар һәркем күңелендә сакланучы онытылмаслык күңелле мизгелләр. 30 июль көнне Өтернәс авыл клубы “Чишмә буенда” дип исемләнгән күңел ачу программасы уздырды. барлык эшләрен читкә куеп чарага килгән апалар халкыбыз уеннарын уйнадылар, җырладылар, үткәннәрне искә алып көлештеләр.
30 июль конне Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты белгечләре белән берлектә "Җэйнен җылы кичләре" дип исемлэнгэн кичке утыру оештырылды. Экзюпери үз вакытында: "дөньядагы иң зур затлылык — кеше аралашуының затлылыгы " дип язган. Әгәр дә сезне чәйгә, чәй эчәргә чакыралар икән, димәк, сезне аралашырга, дусларча сөйләшергә чакыралар. Утыруга авыл халкы килде.Кичке утырышлар милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатларында оештырыла. Очрашулар-безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе.Кич күңел җырлары белән өстәл артында дәвам итте.Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләштерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә кешеләр балачакларын искә төшереп, яшь чакта хезмәт көненнән соң ничек кичке утырулар оештырганнарын сөйләделәр.
2023 елның 30 июлендә Яңа Мичән мәдәният йортында джут белән филиграни техникасында эшләү буенча чираттагы мастер - класс узды. Джут филиграны-кул эшләнмәләренең чагыштырмача яңа юнәлеше, ул гади джут җептән күп кенә бөгелешләр, тамчылар, талпаннар белән күләмле Ажур эшләрен булдырырга мөмкинлек бирә. Технология төрле декорьлар ясау өчен кулланыла. Материал үзе табигый җепсел, аның белән эшләү җиңел һәм кеше өчен бөтенләй куркынычсыз. Дәрестә балаларыбызга филигран технологиясен үзләштерергә һәм бу техникада салфетка өчен стендлар ясарга тәкъдим ителде. Бу һөнәрдә бик күп вак элементлар бар, һәм безнең һөнәрчеләрдән көч кирәк иде. Иҗади дәресләр үткәрелде, анда безнең осталар әзер трафарет буенча файлга булачак салфетканың рәсемен ябыштырдылар. Салфеткалар бик матур килеп чыкты. Катнашучылар саны -12 кеше. Тамашачылар саны -0. Пушкин картасы буенча- 10 билет.
Гармун - мәдәният һәм тарихның бер өлеше булып калмаган, һәрвакыт татар халкының җанын, темпераментын һәм менталитетнын чагылдыручы музыка коралы булып торган. 28 июль көнне Шекше һәм Алан-Елга авылларында кунакта "Уйнагыз гармуннар" тапшыруының сьемкалары белән "Татарстан"Дәүләт телерадиокомпаниясенең сьемка командасы булды. Әлеге тапшыруны Татарстанның атказанган артисты һәм Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Наил Сәгъдиев һәм Айзилә Батырханова алып барды. Әлеге тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән башкарылды. Тапшыруның төп тематикасы-тамашачыларга үзешчән артистларны, гармунчыларны,баянчыларны, өлкәннәрне һәм балаларны күрсәтү, Шекше авылында программа командасын "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы кызлары икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, аннары "Чабатачы" уенын күрсәттеләр. Программаны төшерүчеләр соңрак Шәриповлар гаиләсе йортына кузгалды. Рәкип Шәрипов - "Зиляйлюк" фольклор коллективының алыштыргысыз аккомпаниаторы алып баручыларга баянда уйнарга ничек өйрәнгәне турында сөйләде. Шулай ук Галимовлар гаиләсен төшерәләр, анда алар бабалы- оныклы Ренат абый һәм Аязны төшерделәр. Бераздан телевизион команда Алан- Елга авылына гармунчы-баянчылар династиясе Таҗиевлар гаиләсе йортына юл алды, алар анда интервью алдылар һәм гармуннар музее белән таныштылар. Шулай ук программаны төшерүдә баянчылар Рафаэль Сафин,Инсаф Гыйләҗетдинов һәм "Зиляйлюк"фольклор коллективы да катнашты. Программаны төшерүне оештыру район мәдәният йорты методисты Зинфира Камилевна һәм Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән башкарылды.
Россия Мәдәният министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында 2023 елның 24-30 июлендә ел саен «мәдәни шимбә " акциясе уза. Россия халыклары уеннары, Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. 28 июльдә Тимершыкмәдәният йорты да бу акциядә катнашты. Чара башында сәнгать җитәкчесе балаларны татар мәдәнияте белән таныштырды. Аннары балалар белән «Самавыр», «Әтәчле», «Йөзек салыш», «Почмак алыш», «Гөлбану» кебек халык уеннары уйналды. Балалар шулай ук татар халык мәкальләрен, табышмакларын чиштеләр. Халык уеннары ярдәмендә балалар вакытларын күңелле итеп үткәреп кенә калмыйлар, ә җитезлек һәм батырлык та өйрәнделәр.