Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә Байлар Сабасының истәлекле урыннарга экскурсия оештырдылар. Без ял паркына, балалар мәйданчыкларына, дан аллеяларына, шулай ук Гаилә паркына бардык. Без балалар белән күңелле һәм файдалы вакыт үткәрдек.
1 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты ,Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары һәм авылдашлар белән берлектә Арча районы Яңа Кырлай поселогының тарихи урыннары буенча экскурсиядә булдылар. Яңа Кырлай-кечкенә һәм бик уңайлы Татар бистәсе. Бу бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган җире. Моннан тыш, Яңа Кырлайда Кыш Бабай резиденцияседә урнашкан. Г.Тукай тәрбияләгән Сагди абзый йорты , халык архитектурасы һәйкәле Әхмәтхан байның 1893 елда төзелгән ике катлы агач йорты булуы белән дә дан тота. Г .Тукай музеенда кунаклар шагыйрьнең үз әсәрләрен иҗат иткән атмосфераны тоя ала.Музей хезмәткәрләре экспонатларны күрсәттеләр һәм кунакларга бөек шагыйрьнең ятим балачагы, вакыйгаларга бай яшьлеге һәм иҗади мирасы турында җентекләп сөйләделәр. Экскурсия һәркемгәдә бик ошады.
2 август конне Елыш авыл клубында Россиядэ укытучы хэм остаз елы унаеннан "Укытучы жирдэ мэнгелек" дигэн исем астында балалар белэн укытучыларга багышланган жырлар тынладык. Балаларга ин беренче боек остазлар К.Д. Ушинский, В.А.Сухомлинский, А.С. Макаренко турында сойлэп утелде. Укытучы хезмэтенен авыр хэм жаваплы булуын, балалар белэн уртак тел табып, аларга тирэн белем биру серлэре турында сойлэштек. Хэр баланын узенен яраткан укытучысы була. Балалар узлэренен беренче укытучылары турында сойлэделэр. Кичэ барышында уен оештырылды, жырларнын исемнэрен кем тизрэк эйтэ, шуларга баллар бирелде.
2 августта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья мәчеләр көннә багышланган кызыле мәгълүмәт сәгате үткәрделәр. Чара вакытында балалар бу матур мәчеләргә багышланган бәйрәмнең күп булуын белделәр. «МУР – викторина» сорауларына җавап биреп, чарада катнашучылар «әкияттәге» мәчеләрне, «мәче» билгеләрен искә төшерделәр, ни өчен мәчеләргә мыек кирәклеген, мәче үз хуҗасына кайтыр өчен нинди араны үтә ала икәнен белделәр. Аннары балаларга мәче пазылын җыярга тәкъдим ителде. Балалар бик теләп аны җыйдылар, ләкин күп өлешләрдән бербөтенне җыю җиңел булмады. Мондый уеннар уенчыларга яхшы кәеф һәм файда китерә.Һәр катнашкан балага бүләк бирелде.
Актив һавада уйнау белән табигатькә Экскурсия-каникул вакытында сәламәтлеккә файда китерү өчен бик яхшы ысул. 2 августта Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә балалар өчен "Бәхетле балачак" дип аталган экскурсия үткәрде.Шулай ук балалар командалар арасында ярыштылар. Актив уеннардан соң балалар тәмле ризыклар белән сыйланалар.
2 август көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә шагыйрьнең тууына 75 ел тулуга багышланган "Сөенсеннар әлә сабыйлар" әдәби сәгате узды. Г.Тукай исемендәге республика премиясе М.Җәлил һәм А. Алиш исемендәге халыкара премия. Х.К. Андерсен Роберт Мөгаллим Улы Миңнуллин. Ул рус, татар һәм башкорт телләрендәге әсәрләр авторы. Бик күп китаплар язган, аларның күбесе балалар өчен. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Аның искиткеч шигырьләрен укыдык . Укучыларга "Шигъри талгәшләр"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде..
2023 елның 1 августында Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен «Татлы шашкалар» өстәл уеннары уздырылды. «Татлы шашкалар» уен кагыйдәләре гадәти шашкалардагы кебек үк. . Аерма бары тик шашкалар урынына төрле төстәге фантиклардагы конфетлар кулланылуында гына .Уен бик комарлы һәм «татлы»килеп чыкты. Татлы ярышларда катнашучыларның барысы да бик канәгать калдылар, чөнки өйләренә җиңгән конфетлар белән кайттылар.
1 июльдә Тенеки авыл клубында «җәйнең көлкеле тарихлары»күңел ачу – уен программасы узды. Чара җәй һәм дуслык турында җырлардан башланды, аннары күңел ачулар башланды: балалар уеннарда, викториналарда, конкурсларда актив катнаштылар. Һәр катнашучы җәйге каникулларның ничек узуы, җәйнең көлкеле мизгелләре турында сөйләде. Чара дуслык шартларында узды, балаларны бөтен чарага дәрт һәм күңелле кәеф озата барды.
1 август конне Елыш авыл клубында "Пушкин экиятлэре" дип исемлэнгэн презентация карадык. Балаларга эдэби викторина уткэрелде, викторинада язучынын тормыш юлы, ижаты хэм экиятлэре буенча сораулар бирелде. Балалар бик телэп сорауларга жаваплар таптылар. Соныннан Пушкиннын экиятлэре буенча презентация карап утелде.
Табышмак- иң борынгы жанрларының берсе һәм алар күңел ачу өчен генә уйлап чыгарылмаган. Табышмаклар предметның яки күренешнең кыскача тасвирламасын бирә, аларда әйләнә-тирә дөнья турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бар. 1 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Могҗизалар һәм табышмаклар"дигән квест-уен үткәрделәр. Балалар табышмаклар барлыкка килү тарихын беләләртаныштылар. Чарада катнашучылар катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Барысын да «Табышмаклар-буталчыклар шатландырды, аларны бик игътибарлы кеше генә чишә ала. Белемнәре аркасында балалар сорауларга җиңел җавап бирделәр.Катнашучыларга аеруча дусларына табышмаклар табу ошады. Бу көнне катнашучылар күп кенә табышмаклар белән таныштылар, игътибарлы, күзәтүчән булырга өйрәнделәр һәм үзләренең тапкырлыгына чын күңелдән шатландылар!