Әтиләр көне-илнең барлык искиткеч һәм яратучан әтиләренә багышланган мөһим һәм истәлекле бәйрәм. Әти - һәрберебезнең тормышында мөһим кеше. Бу көн хөрмәтенә, 15 октябрьдә, Өтернәс авыл клубында “Әти булу – зур хөрмәт” күңел ачу кичәсе узды. Әтиләр хатын-кызлардан котлаулар кабул иттеләр, конкурсларда актив катнаштылар һәм көнкүрештә очрашырга туры килгән биремнәрне үтәделәр, җырладылар, биеделәр. Катнашучы әтиләр җитезлек, көч һәм зур әзерлек күрсәттеләр. Чара җылы, күңелле узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.
15 октябрь конне безнең илдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.Элеге бәйрәм, мөгаен, иң яшь бэйрэмдер. Еллык традиция-октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә без барыбыз да әтиләребезне котлыйбыз.
Әтиләр көне аларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен тагын бер тапкыр белдерү өчен сәбәп кенә түгел, ә бергә вакыт үткәрү өчен дә сәбәп булып тора. Бәйрәм көне уңаеннан Сулэ авыл клубында "Барысыннан да яхшырак!" күңел ачу программасы узды. ". Башта без балалар белән кечкенә бүләк ясадык, аннары кадерле әтиләребез балалар белән төрле конкурсларда катнашты. Ахырда балалар әтиләрен котладылар.
30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында-«Татар язучылары – сәяси репрессия корбаннары» исемле репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара барышында ,реприссия корбаны булган татар язучылары турында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелде , бу елларның фаҗигасе турында сөйләнелде. Чара татар шагыйре Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән шигырен укып, бай эчтәлекле презентация карау белән төгәлләнде.
12 октябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Уйна, тальян” дигән мастер-класс үткәрделәр. Башта балалар милли уен коралы тальянның килеп чыгышы, ни өчен алай аталганы турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга тальян буенча иң гади күнекмәләрне, уйнауның төп алымнарын күрсәттеләр. Мехны ничек йөртергә, аваз өстендә ничек эшләргә икәнлеген аңлаттылар, башкарырга мөмкин булган гади көйләрне өйрәттеләр.
14 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем яраткан геройларым” дигән мультипликацион сәгать үткәрелде. Мультфильмнар кино, рәсем, спектакльләр кебек тәрбияви сәнгать төре. Балалар “Мультфильмнар белгечләре” викторина сорауларына җавап бирделәр, яраткан геройлары турында сөйләделәр, мультфильм төрләре турында белделәр. Соңыннан һәркем мультфильмнан рәсемнәр буяды һәм бүләккә ия булды.
3 октябрьдә 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья "Татарча диктант"акциясендә катнашты. Акциянең максаты-татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби тел кулланучылар даирәсен киңәйтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Тимершык мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре дә акциядән читтә калмады. Укучылар һәм клуб берләшмәсе әгъзалары акциядә актив катнаштылар.
Көз үзенчә матур һәм сөйкемле. Ул җанга юмартлык, йөрәккә кеше аралашуыннан җылылык алып килә, безнең тормышка кабатланмас матурлык кертә! Көз бүген тулысынча үз хокукларына керде, һәм без аның килүен билгеләп үттек. 14 октябрьдә Тимершык мәдәният йортында Тимершык урта мәктәбе белән берлектә өлкән сыйныф укучылары өчен “Көзге фантазия” дип исемләнәгән көзге бал оештырылды. Бу күңел ачу программасының барлык уеннары һәм конкурслары көзге тема белән бәйле иде. Күңелле музыка һәм бәйрәмнең атмосферасы искиткеч иде. Чара дискотека белән тәмамланды.
14 октябрьдә Тимершык авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Минем хайваннар турында яраткан хикәяләрем һәм әкиятләрем"дигән әдәби-белем бирү сәгате үткәрелде. Чара балаларның яраткан геройлары турында укыган китаплары турында сөйләүдән башланды. Танып белү уены барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «Таны» уенында, «Жанварны бел» конкурсында катнаштылар, хайваннар турында табышмакларны чиштеләр, геройлар хайваннар булган әкиятләрне искә төшерделәр. Мәктәп укучылары күп яңа, кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр.
14 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча команда турниры үткәрелде. Һәвәскәр турнир-чын уенның нәрсә икәнен сизү, башка уенчыларның сәләтләре белән чагыштырганда үз сәләтләрен бәяләү өчен иң яхшы мөмкинлек. Башта катнашучыларга бильярд уенының барлыкка килү тарихы, аның төрләре, уен кагыйдәләре турында сөйләнелде. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.
Килдебәк авыл мәдәният йортында "Әтиләр көне". 14 октябрьдә Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бильярд буенча әтиләр көненә багышланган турнир үткәрәләр. Бильярд турниры ир-атлар арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Адреналин, дәрт, искиткеч нәтиҗә күрсәтергә теләк әтиләргә бер минут та ял итәргә ирек бирмәде һәм аларны җиңүгә иң яхшы итеп этәрде. Җиңүчеләрне котлыйбыз.