«Татар язучылары –сәяси репрессия корбаннары”.

2023 елның 15 октябре, якшәмбе

30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында-«Татар язучылары – сәяси репрессия корбаннары» исемле репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара барышында ,реприссия корбаны булган  татар язучылары турында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелде , бу елларның фаҗигасе турында сөйләнелде. Чара татар шагыйре Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән шигырен укып, бай эчтәлекле презентация  карау белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International