9 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында «Җырлап яшәлгән гомер»дигән юбилей кичәсе булып узды. Саба районы һәм авыл халкы яраткан Иванова Светлана халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яратуның ачык үрнәге булып тора. Кечкенәдән үк ул авыл клубында чыгыш ясый башлый, радиодан җырлар тыңлап өйрәтә, профессиональ артист булырга тели. 1999 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын уңышлы тәмамлап, Светлана мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыручы вазыйфасында мәдәният белгече була. 26 ел дәвамында Иванова Светлана Иштуган мәдәният йортының «Тюрагай» удмурт фольклор коллективы җитәкчесе булып тора.Җырчы һәрвакыт сәхнәдә, иҗади кешеләр һәм яраткан тамашачылар арасында. Ул үз коллективы белән һәрвакыт игътибар үзәгендә, төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары. Сәхнәдән юбилярга бик күп теләкләр әйтелде, кичә кунаклары бүләкләр алып килделәр. Котлау сүзләре белән Иштуган авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдинов, «ТР Саба районы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» җитәкчесе макаров А.В.,Х. Тимербаев җитәкчелегендәге "Саба чишмәләре"иҗат коллективы, туганнары, авылдашлары чыгыш ясады.Чарада шулай ук Татарстан Республикасыннан чакырылган коллективлар катнашты: «Сактон»удмурт халык фольклор ансамбле(Кукмара районы), «Рябинушка»рус халык ансамбле(Теләче районы Ачы авылы), «Мирас»татар фольклор коллективы(Саба районы ,Кече Шинар мәдәният йорты), «Нардуган»керәшен этнографик коллективы( Субаш авылы ,Теләче районы), «Умырзая»татар фольклор коллективы(Иштуган мәдәният йорты) .Чара оештыручыларга, кичә кунакларына рәхмәт сүзләре һәм юбиляр Иванова С.С. белән чәчәкләр һәм бүләкләр арасында фотосессия белән тәмамланды.