ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2023 ел
шимбә

4 ноябрь конендэ бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. 4 ноябрь конне Сулэ авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган уен программасы узды.Һәр станциядә балалар биремнәрне үтәп, викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр укыдылар, киртәләрне җиңделәр, җитезлектә ярыштылар.Программа барышында балалар Ополченчылар Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский геройлары турында белделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

     4 ноябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,  балаларда толерантлык, кызыксыну һәм башка милли мәдәниятләргә хөрмәт, төрле милләт кешеләре белән дуслык һәм бердәмлек хисе булдыру максатыннан «Без күпмилләтле төбәктә яшәүчеләр» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар бәйрәм тарихы, 1612 ел вакыйгалары,  Д.Пожарский һәм К.Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесенең башкаланы азат итүгә ирешүе турында белә алдылар.

 Шулай ук әлеге тематика буенча әдәбиятка мәгълүмати күзәтү үткәрелде, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Ромашка» чәчәген төзүдә теләп катнаштылар. Чара ахырында балалар, безнең зур илебезнең барлык кешеләренә дуслык һәм татулык,  теләп калдылар.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

2023 елның 4 ноябрендә Яңа Мичән мәдәният йортында «Без бердәм, һәм бу безнең көчебез!»исемле информацион мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга бәйрәм тарихы турында җентекләп сөйләнелде, балалар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр, уйланырга һәм сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде: «Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?, Ни өчен без бердәм булырга тиеш?». Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Татар милли орнаменты һәм үрнәкләре" мастер - классын үткәрелде. Балалар татар халкының сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштылар, орнаментның әһәмиятен ачтылар, аның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Бүген башкарылган эшләр балаларда татар халкының сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Очрашу ахырында нәтиҗә ясадык: дошманны бары тик бергә генә безнең ата – бабаларыбыз җиңә алды, һәм без Россияне сакларга һәм якларга тиешбез, чөнки Бердәмлектә безнең көчебез.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

4 ноябрьдә Туктар авыл клубы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Башваткыч" үткәрә.Чарада катнашучылар бу бәйрәм һәм авыл тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.Бу сорауларга җавап биреп,катнашучылар очко җыялар, һәм иң күп очко җыеп, Хайбиев Данис җиңүче була.Барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Туктар авыл клубы

3
ноябрь, 2023 ел
җомга

3 ноябрьдә Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Без сезне һәрвакыт күрергә шат»дигән яңа иҗат сезонын ачуга багышланган концерт оештырылды. Мәдәният йорты кунаклар һәм авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Бәйрәм чарасы "Кияү мунчасы"фольклор йоласы белән башланды. Татар авылларында мондый йола хәзердә  саклана, туйдан соң икенче көнне иртән кәләш йортында яңа өйләнешкәннәрне мунчага чакыралар. Гадәттә, мунчаны күршеләрдә ягалар, иң беренче  кияү белән кәләшне  уфалла арбасына утыртып, гармуннар белән җырлап мунчага озаталар,кияү коймагы һәм кампотлар белән җырлап каршы алалар. Яшьләрдән соң мунчага кияүнең әти-әнисен, башка кунакларны чакыралар. Яңа өйләнешкәннән соң мунчага бару бик хөрмәтле саналган. Мунчадан соң барысын да "Кияү коймагы" белән сыйлыйлар, шаяртулар да, биюләр дә, җырлар да була. Тамашачылар "Мирас" фольклор коллективы, "Зифа" һәм "Туган як" вокаль ансамбльләре чыгышын бик җылы каршы алдылар, алар җирле авторларның безнең авыл турында җырларын җырладылар.   халык биюләре бәйрәмне ямьләде.

3 ноябрьдә Туктар авыл клубы яшьләр өчен «Бердәмлектә – көч» темасына әңгәмә үткәрде, газета чыгарды ,бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм ял көне дип игълан ителүе турында сөйләде.

Тэги: Туктар авыл клубы

3 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә балалар белән «Имин каникуллар» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды. Чарага «БДД» ДБУ ның Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Г.Н. һәм ОГАИ ЮХИДИ инспекторы Мәҗитов Ф.З. чакырылган иде. Юлдагы җәрәхәтләрдән һәм бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре төзелгән. Шунысын да онытмаска кирәк, җәяүлеләр дә катнашучылар. Балалар белән уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярышлар узды. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаска һәм алар турында онытырга ярамый. Чара ахырында балалар кунаклардан бүләкләр алдылар.

 

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

3 ноябрьдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм яшьләр белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә стена газетасы чыгаралар. Халыклар бердәмлеге көне-ул көчнең дуслык һәм бердәмлектә булуын искә төшерүче бәйрәм. Биҙәлеш өчен иң якты төсләр, картоналар, кәгазьләр, буяулар, карандашлар кулланылган.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

2 ноябрьдә Олы Нырты мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «Солдат озату»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараның дәвамы булып үзешчән артистларның матур чыгышлары булды. Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Алар тамашачыларны Ватаныбыз өчен горурлык хисе белән тутырдылар. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты җылы һәм дуслык атмосферасында үтте.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

3 ноябрь көнне «Казан-ЭКСПО» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасы булды. Кунаклар барлык халык бәйрәмнәрендә берьюлы була алдылар һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарының зур күргәзмәсендә була алдылар. Кунакларны декоратив-кулланма сәнгать осталарыннан мастер-класслар һәм «Национальные праздники народов России» IX Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләренең эшләре күргәзмәсе көтте. Башта Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина «Большой этнографический диктант 2023» VIII Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә катнашты. Аннары Казан-ЭКСПО сәхнәсендә тантаналы бүләкләү булды, анда Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты белән бүләкләнде, шулай ук «Акварель» халык бию төркеме (коллектив җитәкчесе Хуҗин А.И.) «Наш дом – Татарстан. Россия» Республика этномәдәни фестивале лауреаты дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International