3 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече К.А.Нигъмәтҗанова балалар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Когда мы едины, мы непобедимы» дигән тарихи сәгать үткәрде. Бу дәрестә балалар белән чын тарихи фактларны һәм халык бердәмлеге мөһим роль уйнаган вакыйгаларны өйрәнделәр. Үткәннәргә кызыклы сәяхәт укучыларга бердәмлек һәм теләктәшлек, кешеләргә авырлыкларны җиңәргә һәм җиңүләргә ирешергә ярдәм иткән тарихи мисалларны якыннан белергә мөмкинлек бирде. Чарада шулай ук балалар кызыклы интерактив биремнәрдә катнаштылар, бу аларга хезмәттәшлек принципларын яхшырак аңларга ярдәм итте. Тарихи сәгать балаларның игътибарын дөнья тарихында бердәмлек һәм теләктәшлекнең әһәмиятенә җәлеп итте.
Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үз-үзеңне үстерү өчен «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) Бөтендөнья әдәби проекты эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 2 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Китап – якты нур»дип исемләнгән бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек.
Марафонда катнашучылар укыган китаплары,шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер- берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.Киләчәктә дә марафоннарда автив катнашырбыз дигән теләктә калдык.
Интеллектуаль уеннар хәтерне, логик фикерләүне, фантазияне үстерә, тырышлык, игътибарлылык, максатчанлык, шулай ук билгесезлек шартларында карарлар кабул итү һәм алар өчен җавап бирү сәләтен, димәк, мөстәкыйльлекне дә үстерә. Шулай ук озак вакыт бер эшчәнлеккә игътибар итү дә мөһим. 2 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын үткәрделәр.
2 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йортында балалар белән өстәл уеннары уздырылды. Өстәл уеннарын һәрвакыт күңелле һәм мавыктыргыч дип беләләр. Ләкин бу шулай ук кайбер осталыкларын яхшырту һәм озак еллар акылны ачык тоту өчен яхшы ысул икәнен һәркем белми. Катнашучылар өстәл артында бер генә максат белән җыелалар кебек тоела – күңел ачу, ләкин, асылда, уен процессы сәламәтлеккә төрле аспектларда һәм теләсә кайсы яшьтә уңай йогынты ясый.
2 нче ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Живая старина сегодня» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара милли мәдәниятләрнең мәдәни мирасы буенча кызыклы сәяхәттән башланды, анда балалар бүгенге җәмгыятьтә булган традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән таныштылар. Бу танып белү сәгатендә балаларга республиканың бай мәдәни мирасы һәм бүгенге көнгә кадәр саклана торган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләр турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук мәдәният йорты фойесында балалар өчен күргәзмә оештырылды, анда милли костюмнар, кул эшләре, көнкүреш әйберләре һәм мәдәни мирасны чагылдырган артефактлар тәкъдим ителде. Бу танып белү сәгате балаларның игътибарын туган якның милли мәдәниятләренә һәм традицияләренә җәлеп итте, аларга мәдәни мирасның күптөрлелеген яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.
Коз фасылында барлык табигать танымаслык булып узгэрэ. Сары-кызыл яфраклар агачлардан коела. Козге кояш, жилэс жил болар барысы да кознен билгелэре.2 ноябрь конне Елыш авыл клубында рэсем конкурсы "Безгэ коз нэрсэ алып килде?" дигэн исем астында уткэрелде. Балалар ин беренче кознен сыйфатларын барлап чыктылар. Соныннан кем ничек кузалдына китерэ, шуны ак битлэргэ тошерделэр. Барысы да бик тырышты, вакыт бик кунелле узды.
3 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Татлы шашка турниры"узды. Бу татлыуен кагыйдәләре классик варианттан бары тик тактада шашка урынына төрле төстәге төргәкләрдә конфетлар торуы белән генә аерыла. Уенчылар парларга бүленгән . Бүләк булып, әгәр уенчы җиңсә, көндәшенең конфетын үзенә ала һәм башка пардан җиңүче белән уенны дәвам итә. Әй, залда дәрт бар иде! Барысы да җиңәргә генә тырышкан! Уен бик «татлы»килеп чыкты. Татлы ярышларда катнашучыларның барысы да бик канәгать калдылар, чөнки өйләренә җиңгән конфетлар белән кайттылар.
Яна Мичэн мэдэният йортында Шынар авыл жирлегенэ кергэн мэдэният хезмэткэрлэре тарафыннан Абдулла Алишнын «Сертотмас урдэк» экият - тамашасы курсэтелде. Барлыгы -28 бала карады. Билет бэясе -100 сум(250 сум аренда).
1 ноябрь конне Елыш авыл клубында милли мэдэният хэм гореф гадэтлэр елы унаеннан "Яулыкларда халкыбызнын уткэне хэм бугенгесе" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате узды. Кичэ барышында балалар белэн борынгы мэдэни мирасыбыз буенча белемнэрне тулыландырдык. Балалар узлэренен эби-бабайларында булган тегелгэн, чигелгэн эйберлэрне искэ алдылар. Хэзерге вакытта сэхнэлэрдэ курсэтелуче милли йолаларнын узлэренен гаилэлэрендэ хэзер дэ сакланып калганнарын бергэлэп искэ тошердек.
1 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелле каникуллар" проекты кысаларында балалар өчен «Кулга кул тотынышып»дип исемләнгән танып белү программасы үткәрделәр. Чараның беренче өлешендә бердәмлек көненә багышланган викторина үткәрелде. Викторина барышында балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, дуслык һәм бердәмлек турында әңгәмә кордылар, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәре белән уртаклаштылар. Чараның икенче өлешендә уеннар үткәрелде. Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән уеннарда катнаштылар. Халыклар бердәмлеге көне -россиялеләр өчен мөһим, чөнки бары тик халыкның бердәмлеге нәтиҗәсендә генә безнең ил күпмилләтле,тату, бердәм булды.