«Китап – якты нур» –әдәби сәгать

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үз-үзеңне үстерү өчен «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) Бөтендөнья әдәби проекты эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн  татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 2 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Китап – якты нур»дип исемләнгән  бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек.

  Марафонда катнашучылар укыган китаплары,шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер- берсенә тәкъдим иттеләр,  укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.Киләчәктә дә   марафоннарда автив катнашырбыз дигән теләктә калдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International