2023 елның 4 ноябрендә Яңа Мичән мәдәният йортында «Без бердәм, һәм бу безнең көчебез!»исемле информацион мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга бәйрәм тарихы турында җентекләп сөйләнелде, балалар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр, уйланырга һәм сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде: «Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?, Ни өчен без бердәм булырга тиеш?». Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Татар милли орнаменты һәм үрнәкләре" мастер - классын үткәрелде. Балалар татар халкының сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштылар, орнаментның әһәмиятен ачтылар, аның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Бүген башкарылган эшләр балаларда татар халкының сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Очрашу ахырында нәтиҗә ясадык: дошманны бары тик бергә генә безнең ата – бабаларыбыз җиңә алды, һәм без Россияне сакларга һәм якларга тиешбез, чөнки Бердәмлектә безнең көчебез