«Без сезне күрергә һәрвакыт шат»

2023 елның 3 ноябре, җомга

3 ноябрьдә Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Без сезне һәрвакыт күрергә шат»дигән яңа иҗат сезонын ачуга багышланган концерт оештырылды. Мәдәният йорты кунаклар һәм авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Бәйрәм чарасы "Кияү мунчасы"фольклор йоласы белән башланды. Татар авылларында мондый йола хәзердә  саклана, туйдан соң икенче көнне иртән кәләш йортында яңа өйләнешкәннәрне мунчага чакыралар. Гадәттә, мунчаны күршеләрдә ягалар, иң беренче  кияү белән кәләшне  уфалла арбасына утыртып, гармуннар белән җырлап мунчага озаталар,кияү коймагы һәм кампотлар белән җырлап каршы алалар. Яшьләрдән соң мунчага кияүнең әти-әнисен, башка кунакларны чакыралар. Яңа өйләнешкәннән соң мунчага бару бик хөрмәтле саналган. Мунчадан соң барысын да "Кияү коймагы" белән сыйлыйлар, шаяртулар да, биюләр дә, җырлар да була. Тамашачылар "Мирас" фольклор коллективы, "Зифа" һәм "Туган як" вокаль ансамбльләре чыгышын бик җылы каршы алдылар, алар җирле авторларның безнең авыл турында җырларын җырладылар.   халык биюләре бәйрәмне ямьләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International