Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.9 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзэшчәннәре белән берлектә, янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузу һәм аларга җан җылысы бүләк итү максатыннан «Күңелләр һәрвакыт шат булсын!” дип исемләнгән очрашу кичәсе тәкъдим иттеләр. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.
6 нчы декабрь көнне Шәмәрдән авылы мәдәният йорты белгече өлкән сыйныф укучылары өчен «Профилактика правонарушений» дигән әңгәмә үткәрде. Күрсәтмә презентацияне файдаланып, белгеч хокук бозуларның төп төрләрен һәм аларның нәтиҗәләрен аңлатты. Вәзгыять биремнәре белән интерактив викторина алган белемнәрен ныгытты. Укучылар, сорауларны биреп һәм үз фикерләрен уртаклашып, фикер алышуда актив катнаштылар. Әңгәмә балаларга законнарны үтәүнең һәм үз гамәлләре өчен җаваплылыкның мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итте.
Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены, Дан һәм Батырлык ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Геройларның исемнәрен һәркем белергә, аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм хөрмәт итәргә тиеш!
5 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган «Россия солдаты җырларында» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Дәрестә бәйрәмнең тарихы, бу көнне кемнәрне хөрмәтләүләре, хәзерге Россия Геройлары, кайчак үз гомерләре бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләр, шулай ук МХОда катнашучы якташларыбыз турында сөйләнде. Яшьләр гитарага патриотик җырлар җырладылар.
Дәрес азагында катнашучылар «бер минут тынлык» белән гомерләре бәрабәренә Ватанны саклап калган барлык Билгесез солдатларны искә алдылар, Хәрби батырлыкларына һәм Дан-шөһрәтләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
3 декабрь көнне Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында “Без бергә” дигән тематик сәгать үткәрелде. Чарага сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булса да актив тормыш рәвеше алып баручы авылдашлар чакырылды. Алар үзешчән сәнгатьтә дә активлар. Тематик сәгать “Җырлыйк әле” телетапшыруы форматында барды. Катнашучылар көйләр, экрандагы сүзләр буенча җырларны табып, бергәләп җырладылар. Кичә барышында һәркем үзе турында, нинди авырлыкларны җиңәргә туры килгәнен сөйләделәр. Гайфулла абый Мусин үзенең яраткан җырын башкарды. Тематик сәгать бик җылы үтте.
5 декабрь көнне Сула авыл клубы, Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә, Түбән Отар авыл клубы, Креннә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Корсабаш интернат-мәктәбенең балалар өчен "Шәфкатьле булу нәрсә ул?"дигән темага викторина үткәрделәр. Балалар алып баручылар белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, күрсәтмәләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырда барысы бергә чын күңелдән уйнадылар, күңел ачтылар.
5 декабрьдә Сабабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Балаларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем төшерделәр.
Доброволецлар көнендә Россиядә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча «Яхшылык сәгате» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. 5 декабрьдә Туктар авыл клубы шушы бәйрәм уңаеннан безнең авыл волонтерлары белән чакыру буенча Олы Саба бистәсе бассейнында булдылар. Район волонтерлары белән очрашып аралаштык һәм вакытны бик әйбәт уздырдык.
5 декабрь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе,Түбән Утар авыл клубы, Крэнне авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш интернат-мәктәбенең балалары өчен "Шәфкатьле булу нәрсә ул?"дигән темага викторина үткәрделәр.Балалар алып баручылар белән бергә табышмакларга җавап бирделәр,күрсәтмәләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.Ахырда барысы бергә чын күңелдән уйнадылар, күңел ачтылар.