ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2025 ел
шимбә

9 августта «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Эзмә мәдәният йорты янында «Юл билгеләре илендә»дигән чара узды. Җәйге каникул көннәрендә балалар белән, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, авыл урамы буйлап йөреп чыктык. Яшьтән үк балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, законнарны үтәүче гражданин тәрбияләү бик мөһим. Балалар кызыксынып "юл билгеләре иленә сәяхәт» тематик сорауда катнаштылар, һәр билгенең нәрсә аңлатканын аңладылар. Мондый чараларның максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм ныгытырга ярдәм итү иде.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

9 нчы август кичендә Килдебәк су буенда "Татарстанда җәй" проекты кысасында Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Олы Арташ авыл клубы мөдире тарафларыннан оештырылган "Җәй җитте Җәмилә" исемле җырлы- биюле тамаша үтте. Халык гармунга җырлар җырлады, кайнар коймак, самоварда кайнаган чәй белән сыйланып, онытылып барган татар халык уеннарын уйнап, дискотекага кучте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9 нчы август кичендә Килдебәк су буенда "Татарстанда җәй" проекты кысасында Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Олы Арташ авыл клубы мөдире тарафларыннан оештырылган "Җәй җитте Җәмилә" исемле җырлы- биюле тамаша үтте. Халык гармунга җырлар җырлады, кайнар коймак, самоварда кайнаган чәй белән сыйланып, онытылып барган татар халык уеннарын уйнап, дискотекага кучте.

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

Бүген, өлкәннэр генә түгел, балалар да арыганлыктан һәм стрессстан интеккәндә, урамда уеннар яшь буын өчен чын-чынлап котылу ул. Гаҗәп түгел, ата-аналар күбрәк саф һавада дересләрнең бала өчен әһәмиятенә игътибар итәләр. Урамдагы уеннар балаларда күңел ачу һәм ял итү гене түгел, физик, ментальный һәм социаль күнекмәлэрне үстерү мөмкинлеге бирүлэре белән уникаль бит. 9 нчы августа Олы Арташ авыл клубының уен мәйданчыгында шундый уеннар үткәрелде. 

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

9 августта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшьлек» спорт комплексы белән берлектә, физкультурниклар һәм тимер юлчылар көненә багышланган «Я выбираю спорт» спорт-күңел ачу программасы оештырдылар. Спортчыларга, тренерларга һәм физик культура һәм спорт өлкәсендәге белгечләргә котлау сүзләре һәм рәхмәт сүзләре белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов чыгыш ясады. Спорт-күңел ачу программасы музыка һәм төрле музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Программа кысаларында спорт ярышлары: вакытка йөгерү, гер күтәрү, аркан тартышу, эстафета һәм төрле уеннар үткәрелде. Бу спорт-күңел ачу программасы һәр катнашучыда һәм тамашачыда якты тәэсирләр калдырды, спорт һәм физик активлык белән шөгыльләнүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ярышларда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8
август, 2025 ел
җомга

8 август көнне Эзмә мәдәният йорты якаршында «Бәргә булыйк куршеләре» исемле җәйге урам концерты булып узды. Эзмә мәдәният йорты, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары башкару матурлыгы һәм хисләре белән сокландырды. Концерт бай эчтәлекле, төрле-төрле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

“Татарстанда җәй” проекты кысаларында,  Бигәнәй авыл мәдәният йорты мөдире Фатхрахманова Д.Г., Халыкара Песиләр  көненә багышланган “Минем яраткан йорт хайваннарым” дигән танып-белү викторинасы һәм магнитиклар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Чарада балалар мәчеләр турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр: анда беренче тапкыр мәче кешегә ничек ияләшкән, Россиядә мәче кайчан барлыкка килгән. Балалар  уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар: «Танышырга рөхсәт итегез» конкурсында песи  геройларының исемнәрен искә төшерделәр, мәченең кыргый туганнары турында табышмаклар таптылар, «Песиләр семьясы  А дан Я кадәр » викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр, «Ышанмыйм» уенында мәчеләр тормышыннан күп кенә яңа фактлар белделәр.

Тэги: Бигәнәй

8 август көнне Иштуган мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе «Кулларга-эш , күңелгә бәйрәм»дигән мастер –класс үткәрде. Мастер-класста өлкән буын кешеләре катнашты. Фоамиран брошкасы-үзенчәлекле һәм матур бизәк. Аны теләсә нинди башкаруда да ясап була, ләкин без халык тематикасына(Татар орнаменты) өстенлек бирдек. Алып баручы мастер-класста катнашучыларга фоамиран белән эшләү принциплары турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар, төрле үрнәкләргә карап, әзерләнгән детальләрдән брошь әзерләделәр. Эш барышында алар композиция ясау һәм эшләнмә җыю белән шөгыльләнделәр. Фоамираннан үз кулларың белән эшләнмә ясау бик гади һәм мавыктыргыч. Мастер - класс алып баручысының сизгер җитәкчелегендә барлык катнашучылар да үз куллары белән матур брошка ясадылар. Мастер-классның һәр катнашучысы эксклюзив аксессуар булачак брошка белән өенә кайтып китте.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

5 август көнне Иштуган мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе «Мин җәйне ясыйм»дигән иҗат остаханәсе үткәрде. Бу вакыйга дәрт һәм энтузиазм белән үз көчләрен сәнгатьтә сынап карарга карар кылган балаларны җыйды.Гуашь белән рәсем ясау техникасын аңлатуга балалар эшкә керештеләр. Чара барышында катнашучылар рәсем сәнгате нигезләренә өйрәнделәр, иҗат атмосферасына да чумдылар. Һәр рәссам картинага шәхси штрихлар өстәп, үзенең индивидуальлеген күрсәтте. Чара тәмамлангач, катнашучыларның йөзләрендә елмаю балкыды, ә аларның картиналары чын сәнгать әсәрләренә әверелде. Һәрбер эш елның бу искиткеч фасылы китергән җәйге кәефне һәм ваемсызлыкны чагылдыра иде. Барысы да уңай хис-кичерешләр һәм яңа күнекмәләр, киләчәк иҗат өчен тулы илһам белән китте.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

2 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Без куркынычсыз юл хәрәкәте өчен " акциясе үткәрделәр. Әлеге акция юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Без машиналарны мәдәният йорты янында туктаттык, юл йөрү кагыйдәләрен укыдык, машина йөртүчеләргә белешмәләр тапшырдык һәм тизлек режимын саклауларын, куркынычсызлык каешын эләктерүләрен, җәяүлеләрне үткәрүләрен сорадык. Җәяүлеләр дә читтә калмады. Безне бик яхшы каршы алдылар. Акциядән соң балалар белән викторина сорауларына җавап бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмакларга җавап бирделәр, шифрларны чиштеләр . Уен барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, урам һәм юлларда йөргәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында белемнәрен яхшырттылар. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр фаҗигаләр булмасын өчен юлларда җаваплы булырлар дип өметләнәбез. Акцияне оештыручылар машина йөртүчеләрдән, җәяүлеләрдән һәм балалардан юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарлырак булуларын, билгеләнгән билгеләрне үтәүләрен һәм юлда үзара хөрмәт итү балаларыбызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәген истә тотуларын сорадылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International