Ел саен традиция буенча студентлар көне уза. 17 октябрь көнне Туктар авыл клубы студентлар белән очрашты. Югары уку йортларын , көллиятләрне тәмамлаучылар, студентлар очраша. Студентлар мәктәп елларын, яраткан фәннәрен искә төшерделәр , студент булуның нәрсә икәнен, үзләре укыган уку йорты турында һәм укуларын тәмамлагач нинди белгечлек алачагын сөйләделәр. Сер түгел, студентлар өчен студент тормышы-тормышның иң якты һәм кызыклы чоры, ул вакытта син чиксез күп кеше белән танышасың, ниндидер яңалыкка өйрәнәсең һәм, әлбәттә инде, дуслар табасың.