Всемирный день хлеба.

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Икмәк-барысына да баш! Ул кешенең төп кыйммәте булып тора, ул муллык, тәэмин ителеш символы. Аның нинди бәя белән эләгүе, нинди авыр хезмәт булуы һәркемгә билгеле. Безгә барып җитү өчен Икмәк зур юл үтә. 16 октябрь көнне Туктар авыл клубы каравай көненә «бөртектән каравайга кадәр»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Бүген өлкән буын катнашучылары белән икмәк әзерләү процессын искә төшерделәр. Танылган язучыларның әсәрләреннән өзек тыңладык. Икмәк - безнең туклану рационында төп компонент бит, һәм теләсә нинди ризык кабул итүне аннан башка күз алдына да китерүе кыен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International