14 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар белән бергә «Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән стена газетасы чыкты. Катнашучылар белән бу темага, коррупциягә каршы көрәш ысуллары турында фикер алышу булды. Фикер алышу барышында коррупциянең нәрсә икәнлеге төшенчәләре, аңа каршы көрәш методлары каралды. Ахырда егетләр коррупция – икътисадый үсешкә каршылык, һәм аның белән көрәшү өчен, барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.