11 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында яшүсмерләр белән " Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дип аталган сәламәтлек сәгате узды. Балалар белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше, җаваплы тәртип, сәламәтлек турында кайгыртуның культура дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләштеләр. Чарада тагын бер тапкыр тәмәке тартуның, алкогольнең, энергетик эчемлекләрнең зарарлы йогынтысы һәм аларның нәтиҗәләре турында искә төшердек. Сәламәтлекнең төп факторлары – хәрәкәт, чыныгу, дөрес туклану, режим, дип аңлаттылар. Сәламәт булу модага керде һәм престижга әйләнде бит. Чара әңгәмә формасында узды.