15 нче октябрь көнне Шәмәрдән «Рост» лицее базасында укучылар өчен «Держава армией крепка» дигән патриотик сәгать оештырылды. Әлеге чарада лицей укучылары алдында Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина, Саба муниципаль районы Юнармия штабы начальнигы Д.М. Вәлиуллин һәм Саба районы чик сакчылары берләшмәсе рәисе М.Н. Сабиров чыгыш ясадылар. Патриотик сәгать ТРда Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Очрашу башында балаларга Россия Армиясенең тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары мәктәп укучылары игътибарына Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында танып белү характерындагы документаль видеоматериал тәкъдим ителде. Аерым кызыксынуны күчмә музей күргәзмәсе уятты, аның турында М.Н.Сабиров белән Д.М.Вәлиуллин җентекләп сөйләделәр һәм чик сакчыларының батырлыгын ачык күрсәттеләр. Чара яшүсмерләрдә үз илләре өчен горурлык хисе һәм аның сакчыларына карата хөрмәт хисе формалаштыруга ярдәм итте. Мондый очрашулар үсеп килүче буында хәрби-патриотик тәрбия формалаштыруда төп рольне уйный.