19 февральдә Сулэ авыл клубында "Уйныйбыз бильярд"дип аталган бильярд буенча турнирга эзерлек уены булды.Бильярд уены җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә 1,2 һәм 3 урыннарда җиңүчеләр билгеле булды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар.
19 февральдә Урта Нырты авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган рус бильярды буенча турнир узды. Турнирда авыл халкы һәм күрше җирлекләрдә яшәүчеләр катнашты. Җиңүчеләр һәм катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Яңа Мичән авылы мәдәният йорты белгечләре авыл халкы өчен бильярд буенча ярыш үткәрде. Чарада уртача яшь категориясе катнашты. Чараны алып баручы ачып җибәрде, ул чарада катнашучыларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләде. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Бильярд уены җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм күңелле кәеф алдылар.(катнаш.-12)
19 февраль көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Ватанны саклаучыларга рәхмәт" исемле рәсемнәр бәйгесе үткәрделәр.
Рәсем ясый башлаганчы, без сугыш, солдатлар һәм бәйрәм турында сөйләштек. Балалар бик күп яңа нәрсәләр белделәр һәм үзләренең белемнәрен кәгазь битләрендә күрсәттеләр. Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотлык, сугышларга хөрмәт хисе тәрбияли. Бу бәйрәм үлемгә китерүче дошманны җиңгән халыкның батырлыгын, чыдамлыгын, каһарманлыгын бәйрәм итә.
Әкият балалар тормышында зур роль уйный. Бу сер белән капланган гаҗәеп тылсым дөньясы. Бу дөньяга чумып, бала үзен белмәгән өлеш белән контактка керә. 19 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Зирәк әкиятләр»уен программасын оештырдылар.Чарада катнашучылар Әкиятнең тылсымлы дөньясына керделәр, анда могҗизалар була, анда яхшылык явызлыкны җиңә. Балалар шатланып «әкият дөньясына»чумдылар. Балалар әкият, әкият геройларын искә төшерделәр. Чара күңелле һәм оешкан үтте. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп әкият күрсәттеләр.
19 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Турнирда Мишә җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, күрше җирлекләрдә яшәүчеләр дә катнашты. Җиңүчеләргә грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды!
Сәламәт яшәү рәвешен барлык гаилә әгъзалары алып барырга тиеш. Ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора бит. Өлкәннәр дә балаларга җитезлектә, азартта, җиңүгә омтылышта берничек тә бирешмәде. Мондый актив ата-аналарга күз салырсың һәм балаларының нинди спортчылар булып үсәчәге аңлашыла. Түбән Симет авыл клубында спорт-уен программасы узды. Чара катнашучыларны сәламләү сүзеннән башланды. Музыкаль разминка ярышларда катнашучыларның барысын да берләштерде. Командаларга йөгерү, шуу, сикерү белән кызыклы, кайвакыт бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын гына түгел, спорт турында белемнәрен дә күрсәттеләр, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Спорт-Гаилә бәйрәме бер сулышта узды. Командалар призлар белән бүләкләнде, барлык катнашучылар да бик яхшы күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр алды. (Катнаш. 15)
18 февраль көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Бигәнәй авыл мәдәният йорты, Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре һәм узешчәннәр “Яхшы кәеф дулкынында ” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында сәхнәдән моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр, мәзәкләр һәм котлаулар яңгырады. Үзләренең матур чыгышлары белән артистларыбыз, тамашачыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм концерты матур чыгышлар белән истә калды һәм барлык тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.
18 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле уеннар"уен программасы уздырылды.Балалар өчен уеннар күңел ачу гына түгел, уен аша бала дөньяны өйрәнә, дус булырга, яратырга һәм күңел ачарга өйрәнә. Шуңа күрә балалар уеннарын сайлауга яшь үзенчәлекләрен һәм ситуациясен исәпкә алып, бик җаваплы һәм игътибар белән якын килергә кирәк. Бүген без балалар белән "Жмурки", "Кайнар бәрәңге", "Крокодил" һәм башка уеннар уйнадык.
Ватанны саклаучылар коне якынлашу унаеннан Елыш авыл клубында "Ир-егетлэребез бирешмилэр" дигэн исем астында теннис уены буенча турнир уздырылды. Авылда яшэуче яшьлэребез катнашында уен бик мавыктыргыч хэм файдалы узды. Яшь буын элеге уенны бик яратып уйный хэм килэчэктэ дэ бу уен онытылмас, дэвам итер дип ышанабыз. Соныннан уеннын нэтижэлэре буенча катнашучыларга кызыксындыру призлары тапшырылды.