ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2023 ел
шимбә

Бильярд турниры гади ярыш түгел, бу бильярд уенын яратучылар өчен дә, башлап җибәрүчеләр өчен дә кызыклы уен уйнау өчен күңелле вакыт. Уен вакытында физик үсеш һәм яшь мөһим түгел, шуңа күрә бу спорт һәркемгә туры килә.18 февраль көнне Түбән Симет авылында яшәүчеләр өчен бильярд буенча ярышлар узды. Турнир әлеге спорт төренең чын хөрмәтләүчеләрен җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрен теләгән һәркем катнашты.Нәтиҗәдә, әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, истәлекле бүләкләр тапшыру һәм грамота, әлбәттә, кәеф күтәрү белән тәмамланды.

Тэги: Түбән Симет авыл клубы

«НАРАТ»боз сараена юл

Балаларны зур спорт традицияләренә тарту, авылның заманча спорт корылмасы белән таныштыру, шулай ук балалар спортын популярлаштыру максатыннан 18 февральдә Урта Нырты авылы клубы яшьләре боз сараена экскурсия ясадылар. «Нарат» боз сарае хезмәткәрләре безне сәламләп елмаеп каршы алдылар һәм бинаның төп боз аренасына озаттылар, анда район дәрәҗәсендәге күп кенә чаралар үткәрелә. Килүчеләрнең уникаль фото архивы үзенең уникальлеге һәм тарихи кыйммәте белән гаҗәпләндерде. Аннары малайлар һәм кызлар сарайның төрле бүлмәләрендә булдылар. Балалар боз мәйданчыгыннан тыш, комплексның тренажер залын, медицина кабинетын, бозны чистарту машинасын күрделэр. Боз сараенда бозның ничек әзерләнүен, ни өчен эремәвен белделәр, спортчыларның киенү бүлмәсендә булдылар, запас уенчылар эскәмиясенә утырдылар. Яшьлэр экскурсиядэн бик канэгать булдылар!

                                                     

Тэги: Урта Нырты авыл клубы

Коррупция-җәмгыятебезнең иң кискен проблемаларының берсе. Коррупциягә каршы көрәш-республикабызның дәүләт сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе. 18 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә " Нәрсә ул коррупция?". Яшүсмерләргә коррупция, коррупциягә каршы көрәш кирәклеге турында төшенчә җиткерделәр; гражданлык җаваплылыгы, хокукый үзаң, әхлак тәрбияләделәр; асоциаль тәртипне профилактикалау, төшенчәләрне аңлау: законны үтәү, намуслылык һәм хөрмәт бозылмаган абруй.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

18 февраль көнне  Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Интересное о крае, в котором живем» исемле тарихи сәгать үткәрделәр.

Балаларны шулай ук, Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында, борынгы экспонатлар белән таныштырдылар,  балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына, җаваплар таптылар, экспонатларның  тарихын белә алдылар.

     Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

18 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Минем әти - иң яхшысы!"дип аталган рәсем конкурсы уздырдылар.Әлеге чара балаларда бәйрәм турында белемнәр формалаштыру, әтиләргә һәм бабаларга карата рәхмәт  һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан уздырылды. Чара барышында балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Аннары “Әтиең турында сөйлә»уены үткәрделәр. Балалар бик тырыштылар: алар әтиләре белән горурланалар һәм әтиләренең армиядә хезмәт итүе турында ,хәзер өйдә ни белән шөгыльләнгәне турында сөйләделәр. Алар әти-әниләрен яраталар, аларга охшарга телиләр.  Балаларга әтиләрен ясарга тәкъдим иттеләр. Балаларның фантазиясе чиксез иде. Рәсемнәр төрле, якты һәм матур килеп чыкты. Бәйрәмгә балалар әтиләренә рәсемнәр бүләк итәчәк. Иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясалган бүләк.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Шул максаттан, 18 февраль көнне Юлбат авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тел-ул халык җаны»дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү ,туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чарада катнашучыларга туган телнең байлыгы һәм кабатланмаслыгы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын бик теләп чиштеләр. Чара "Туган тел"җырын күмәк башкарып тәмамланды.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

18 февраль көнне Килдебәк  мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә, яшүсмерләр өчен "Яшүсмер – яшәү рәвеше сәламәтлек" исемле диалог сәгате үткәрделәр. Алар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар турында фикер алыштылар, мисаллар китерделәр. Фикер алышуда бик теләп катнаштылар.

Аларга сәламәт яшәү рәвешенә омтылырга кирәклеге турында әйтелде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

17
февраль, 2023 ел
җомга

17 февральдә Олы Арташ авыл клубында «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең «Серле гармун телләре» дип аталган концерт программасы узды. Артистлар тамашачыларны җырлар, биюләр, шулай ук үзләре язган  шигырьләре белән сөендерделәр. Концертка шулай ук әфганчылар да чакырылган иде. Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы безнең әфганчыларны һәм барлык килгән тамашачыны Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне белән котлады һәм әфганчыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды. Тамашачылар артистларыбызны бик җылы кабул иттеләр, үзләренә яхшы энергия, бер өем уңай хис-кичерешләр һәм кәеф алдылар. Концерт ахырында тамашачыларыбыз торып басып кул чаптылар. Концерт барысына да шулкадәр ошады ки, хәтта тамашачылар китәргә дә теләмәделәр.

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

13 гыйнварда Көек авыл клубында «Буыннар истәлеге» тарихы дәресе үткәрелде. Ул немец гаскәрләренең Сталинград астында Совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүенә 80 ел тулуга багышланган. Балаларга Идел буендагы шәһәрнең фашистлар һәм илебез өчен әһәмияте, тыныч халыкның, шул исәптән балаларның авыр хәле турында сөйләделәр.

Тэги: Көек авыл клубы

17 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Пушкин картасы» проекты кысаларында халык уеннары  буенча  «Халык калейдоскобы» дигән мастер –класс үткәрделәр. Халык уеннары-халык үзенчәлекләренең ачык чагылышы, аларда уйнаучы этносның һәм аның үсеш тарихының чагылышы. Программаны алып баручы балаларга кыскача гына гореф-гадәтләр һәм халык уеннары турында сөйләде. Катнашучылар "Каравай" уен-җырында әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халыкының хәрәкәтле "Ручеек" уенында челтерәгән инешне сурәтләделәр, шулай ук удмурт, рус,татар халык уеннарын : «Заря-заряница», «Зейнебей», «Чабата», «Чәчәк”, “Сөлге”, «Горелки»   уеннарын искә төшерделәр, катнашучыларны тизлектә, җитезлектә, игътибарлылыкта тикшерделәр,  халык бию хәрәкәтләрен башкарырга өйрәттеләр.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International