«НАРАТ»боз сараена юл

2023 елның 18 феврале, шимбә

«НАРАТ»боз сараена юл

Балаларны зур спорт традицияләренә тарту, авылның заманча спорт корылмасы белән таныштыру, шулай ук балалар спортын популярлаштыру максатыннан 18 февральдә Урта Нырты авылы клубы яшьләре боз сараена экскурсия ясадылар. «Нарат» боз сарае хезмәткәрләре безне сәламләп елмаеп каршы алдылар һәм бинаның төп боз аренасына озаттылар, анда район дәрәҗәсендәге күп кенә чаралар үткәрелә. Килүчеләрнең уникаль фото архивы үзенең уникальлеге һәм тарихи кыйммәте белән гаҗәпләндерде. Аннары малайлар һәм кызлар сарайның төрле бүлмәләрендә булдылар. Балалар боз мәйданчыгыннан тыш, комплексның тренажер залын, медицина кабинетын, бозны чистарту машинасын күрделэр. Боз сараенда бозның ничек әзерләнүен, ни өчен эремәвен белделәр, спортчыларның киенү бүлмәсендә булдылар, запас уенчылар эскәмиясенә утырдылар. Яшьлэр экскурсиядэн бик канэгать булдылар!

                                                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International