Спорт күңел ачу программасы «Әти, әни, мин – бердәм гаилә!»

2023 елның 19 феврале, якшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен барлык гаилә әгъзалары алып барырга тиеш. Ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора бит. Өлкәннәр дә балаларга җитезлектә, азартта, җиңүгә омтылышта берничек тә бирешмәде. Мондый актив ата-аналарга күз салырсың һәм балаларының нинди спортчылар булып үсәчәге аңлашыла. Түбән Симет авыл клубында спорт-уен программасы узды. Чара катнашучыларны сәламләү сүзеннән башланды. Музыкаль разминка ярышларда катнашучыларның барысын да берләштерде. Командаларга йөгерү, шуу, сикерү белән кызыклы, кайвакыт бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын гына түгел, спорт турында белемнәрен дә күрсәттеләр, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Спорт-Гаилә бәйрәме бер сулышта узды. Командалар призлар белән бүләкләнде, барлык катнашучылар да бик яхшы күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр алды. (Катнаш. 15)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International