16 мартта Лесхоз мәдәният йортының "Әмәнәт" халык драма театры катнашучылары Ике Басу Арташ авылында яшәүчеләргә М.Шамхаловның "Кайнана"музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр.
Тамашачылар геройларның барлык кайгыларын һәм шатлыкларын үзләрендә сизделәр, караудан уңай эмоцияләр алдылар. Артистларга көчле алкышлар һәм яхшы теләкләр белән рәхмәт белдерделәр.
16 март конне Елыш авыл клубында Югары Шытсу китапханэсе белэн берлектэ "Без бик ерак - еракка юл тотабыз" - дигэн исем астында С. В. Михалковнын тууына 110 ел тулу унаеннан эдэби сэяхэт уткэрелде. Китапханэче ин беренче балаларны язучынын тормыш юлы белэн таныштырды. Алар язучынын хезмэтлэре очен бирелгэн булэклэре, безнен илебезнен гимн авторы икэнен белделэр. "Степа абый - милиционер" мультфильмын карадылар, китаплары белэн таныштылар, шигырьлэрен кычкырып укыдылар.
14 март көнне Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында “Ветераннар күңеле картаймый” дигән очрашу кичәсе үтте. Кичәгә лаеклы ялда булсалар да, зирәк остаз, кырыс һәм таләпчән, шул ук вакытта ягымлы, йомшак, һәрвакыт ярдәмгә әзер булган ветеран укытучылар чакырылган иде. Алар ничек укытучы булып эшли башлаганнарын, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә барышында укытучылар турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Очрашу чәй өстәле артында кунакларның яшьлекләре, туган мәктәпләре, авыллары турында җанлы әңгәмә белән дәвам итте.
15 мартта, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белэн "Нәүрүз" бәйрәменә бүләкләр җыюны оештырдылар. Бирнә җыйнау борынгыдан килгән традиция. Балалар яхшы теләкләр белән һәр ишегалдына керделәр, хуҗаларны сәламләделәр һәм 19 мартта узачак Нәүрүз бәйрәменә чакырдылар.
Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул - үз кулың белән бизәп киемне, көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү, яңарту. 16 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында, Килдебәк, Туктар авыл китапханәчеләре, Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы балалары һәм яшүсмерләре катнашты.Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү, буяу эшләрен яратып башкарды, һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы, кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтиҗәсен бирде.
Балачак-баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белү вакыты. Һәм мәгълүмат чыганагы һәрвакытта да китап түгел. Балалар яраткан мультфильм персонажларының мисалларында яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәнәләр. 15 мартта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мин сәламәт булырга телим, табибларга бармыйм " дигән танып белү-күңел ачу программасын оештырдылар.
Бу көнне балалар «Мойдодыр»мультфильмын карадылар. китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә мультфильм геройлары турында фикер алыштылар, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Безнең мәдәният йортына килгәч, балалар күңелле эмоцияләр һәм искиткеч тәэсирләр алдылар. Чара күңелле һәм оешкан төстә узды.
14 мартта Сулэ авыл клубында Сулэ клубы, Корсабаш мэдэният формы һәм китапханә хезмәткәрләре Наил Гаетбайның " Ничек кияугэ чыгарга?» диелгэн спектакльне сэхнэлэштерделэр.
Ничек кияүгә чыгарга? мәхәббәт һәм аның белән бәйле нәрсә турында көлкеле һәм моңсу хикәя.
...Кечкенә шәһәр фатиры. Анда әти-әниләре һәм аларның кызлары яши. Йортта туй алды кәефе хөкем сөрә, чөнки кече кызы, олысын узып, кияүгә чыгарга җыена. Көтмәгәндә йортта яучы пәйда була, ул узенен кияүгә чыгу вариантларын тәкъдим итә.Спектакльдә үзешчән сәнгать артистлары да катнаша.
15 мартта Лесхоз мәдәният йортының "Әмәнәт" халык драма театры катнашучылары Иштуган авылында яшәүчеләргә М. Шамаловның "Кайнана" музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр. Актерларның нечкә юморы һәм искиткеч уены, искиткеч постановка, вак-төяккә кадәр уйланылган: музыка, декорацияләр, беркемне дә битараф калдырмаячак.
15 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен саф һавада «На спортивной волне» дип исемләнгән спорт уеннары оештырды. Чара төрле уен элементлары белән эстафета рәвешендә узды: «Кричалки», «Змейка», «Поймай мяч», «Переправа» һәм яз темасына табышмаклар чишү белән дәвам итте. Балалар барлык этапларда да актив катнаштылар, җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр. Чарада күңелле һәм дусларча атмосфера сизелде. Балалар саф һавада булган уенардан канәгать калдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
14 март көнне Шәмәрдән лицее укучылары өчен IV Республикакүләм Туган тел фестивале узды. Чараны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты ачты чит ил студентлары туган телләр буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Юри гена» татар биюе белән чыгыш ясады. Бүгенге фестивальдә катнашучыларның һәрберсе башка илләрнең мәдәниятенә, сәнгатенә кагылды.