Туктар авыл клубларында китапханә белән берлектә "Сәламәт булу рәхәт"дип аталган сәламәтлек сәгате уздырылды, анда дөрес туклану , тәмәке тарту, алкоголь, гигиена һәм ял режимы турында әйтелә.Сәламәтлек турында китап күргәзмәсе куелды. Кичне дискотека белән дәвам иттеләр.
Сергей Владимирович Михалков балаларның яраткан шагыйрьләренең берсе. Аның шигырьләрен белмәгән бер кеше дә юктыр. Аның күңелле, шаян, тапкыр, шигырьләре озак истә кала. Сергей Владимировичның иҗаты рус әдәбиятының алтын фондына кертелгән. 2023 елның 13 мартында шагыйрьнең тууына 110 ел тулды.
17 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә С.В. Михалковның юбилеена багышланган "Өч дуңгыз" исемле әкиятен кычкырып уку үткәрделәр.
Балалар С.В. Михалковның искиткеч талантка ия булуын белә алдылар. Балалар «Өч дуңгыз» әкиятен игътибар белән тыңладылар, аннары үзләре дә кычкырып укыдылар. Чөнки кычкырып уку балаларда аңлаешлы итеп уку, сәнгатьле сүзнең матурлыгын күрү сәләтен булдырырга мөмкинлек бирә.
Укытучы һәм остаз елы кысаларында, 17 мартта Олы Нырты мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре күпьеллык стажы булган укытучылар- Миннегалиева Сания-34ел һәм Латипова Дания-28 ел белән очрашу үткәрделәр. Укытучы һөнәре зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Чарада катнашучы кунаклар бик теләп укытучы һөнәре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, үзләре сайлаган һөнәр турында яратып сөйләделәр. Мәктәп тормышына кагылышлы истәлекләр белән уртаклаштылар.. Әңгәмә барышында эш мизгелләре белән бәйле кызыклы тарихлар искә алынды, яраткан остазлары - беренче укытучылары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә җылы шартларда узды, ул катнашучыларга аралашу шатлыгы, яхшы кәеф, күтәренкелек һәм оптимизм бүләк итте.
Туктар авыл клубында «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен "Халык тәм-томнары" чарасы уздырылды. Татар милли аш-суының, башка халыкларның аш-сулары кебек үк, гасырларга барып тоташкан тамырлары бар. Чара барышында милли татар ашлары хакында катнашучылар белән фикер алыштылар һәм татар ашлары татар халкының уртак мәдәни һәм көнкүреш традицияләре, аның тарихы, яшәү рәвеше һәм хуҗалык алып бару ысуллары белән тыгыз бәйләнгән дигән нәтиҗәгә килделәр. Түгәрәк өстәл артында һәр хуҗабикә татар кухнясының милли ризыкларын әзерләү серләрен сөйләде.
16 март көнне Әтнә район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2023» эстрада сәнгатенең XXIII еллык ачык республика телевизион яшьләр фестивале узды. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Хореография» номинациясендә чыгыш ясады. Шулай ук «Конферанс» номинациясендә Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы сәнгать үзешчәнлегендә катнашучы Шакиров Илназ тәкъдим итте. Фестивальдә Саба һәм Кукмара районнарыннан катнашучылар катнашты. Балалар күптән көтелгән фестивальдә бик теләп катнаштылар.
17 март көнне Шекше мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
16 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында балалар өчен Халыкара Җир көненә багышланган- «Табигатькә матурлык бүләк итик»дип исемләнгән танып - белү программасы булып узды. Кызганычка каршы, безнең компьютер технологияләре һәм техник прогресс заманында планетадагы экологик хәлнең начараюы белән бәйле проблемалар күп. Җир кешегә лаек булырга тиеш, һәм ул аңа лаек булсын өчен, кеше үзенең көченнән килгәнчә табигатьне сакларга, кайгыртып торырга тиеш. Кешелек тарихы табигать тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне балалар табигатьне ни өчен сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм аны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Аннары малайлар һәм кызлар үзләренең белемнәрен «Пар тап», «Дөрес ата», «Урман серләре» һ.б. конкурсларда сынап карадылар.
Һәр халыкның милли костюмы-бу халыкның мәдәният үзенчәлекләрен, аның тарихын чагылдырган искиткеч күренеш. Һәр заман, һәр халык өчен үз костюмы хас. Ул халыкның мәдәният үзенчәлеген һәм сәнгать ямен чагылдыра. 16 мартта Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Халык костюмы безгә нәрсә турында сөйли» этно-уен программасын үткәрделәр. Электрон презентация ярдәмендә Татарстан Республикасы халыкларының милли костюмнары турында сөйләделәр. Балалар милли киемнәрнең элек нинди булганын һәм вакыт узу белән ничек үзгәргәнен белделәр, төрле халыкларның милли костюмнарын аера белделәр. Чара барышында башкорт, рус, татар һәм удмурт милли костюмнарына хас орнаментлар төрләре искә алынды. «Тарихка сәяхәт» викторинасында һәм «Халыкны милли костюм буенча фаразлагыз» танып- белү уенда актив катнаштылар. Җирле артистлар чыгышларында кулланылган костюмнарны күрсәттеләр, борынгы заманда костюмнар тегүләре, рус һәм татар кызлары һәм хатын-кызлары яулык бәйләгәндә нинди атрибутлар һәм декор кулланылганы, ир-атлар нинди баш киеме кигәннәре турында сөйләделәр. Ә әңгәмә ахырында балалар төрле костюмнарның макетын буядылар.
15 мартта Иштуган мәдәният йортында Лесхоз мәдәният йортының «Әманәт» халык драма театры тарафыннан Мәҗит Шамхаловның «Кайнана» музыкаль комедиясе күрсәтелде .Спектакль югары башкару дәрәҗәсендә узды. Актерларның искиткеч уйнавы, уйланылган куелышы, атмосфера музыкасы залның соклануын һәм көчле алкышларын уятты. Спектакль тамашачыларның йөрәкләрендә уңай эмоцияләр дулкыны калдырды.
Тулы тормыш белән яшәү, аның һәр мизгеленнән ләззәтләнү өчен, сәламәт булу бик мөһим. Яхшы сәламәтлек-грамоталы туклану, регуляр күнегүләр, гигиена нәтиҗәсе. Сәламәтлекне саклауда мөһим фактор булып стрессны нәтиҗәле идарә итү тора. Бәхет һәм тормышка уңай караш сәламәтлекне саклауда да бик тәэсирле факторлар. Соңгы вакытта бик популяр булган сәламәт яшәү рәвеше Дөрес туклану һәм физик күнегүләрдән күбрәк. 16 мартта Урта Нырты авыл клубы мөдире Олы Нырты китапханәчесе белән берлектә ФАПа-Арикиева Рушания авылы фельдшеры белән очрашу оештырды. очрашу дуслык шартларында узды. Медицина хезмәткәре белән очрашуга урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар, «Сәламәтлек»клубы әгъзалары чакырылган иде. Чарага клуб активистлары гына түгел, клубның яңа әгъзалары да килде. Сәламәтлек саклау хезмәткәре белән очрашу сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган иде. Рушания Сөләймановна «диспансерлаштыру» нәрсә ул, 2023 елда кемнәр һәм кайсы елда туганнар үтә ала, фельдшер шул хакта сөйләде. Аннан авыл халкы сәламәт яшәү рәвешенә үз мөнәсәбәтләрен белдерде, алар һәм аларның гаилә әгъзалары шөгыльләнүче спорт төрләре турында сөйләде