16 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында балалар өчен Халыкара Җир көненә багышланган- «Табигатькә матурлык бүләк итик»дип исемләнгән танып - белү программасы булып узды. Кызганычка каршы, безнең компьютер технологияләре һәм техник прогресс заманында планетадагы экологик хәлнең начараюы белән бәйле проблемалар күп. Җир кешегә лаек булырга тиеш, һәм ул аңа лаек булсын өчен, кеше үзенең көченнән килгәнчә табигатьне сакларга, кайгыртып торырга тиеш. Кешелек тарихы табигать тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне балалар табигатьне ни өчен сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм аны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Аннары малайлар һәм кызлар үзләренең белемнәрен «Пар тап», «Дөрес ата», «Урман серләре» һ.б. конкурсларда сынап карадылар.