"Мин сәламәт булырга телим, табибларга бармыйм " танып белү-күңел ачу программасы.

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Балачак-баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белү вакыты. Һәм мәгълүмат чыганагы һәрвакытта да китап түгел. Балалар яраткан мультфильм персонажларының  мисалларында яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәнәләр. 15 мартта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мин сәламәт булырга телим, табибларга бармыйм " дигән танып белү-күңел ачу программасын оештырдылар.

Бу көнне балалар «Мойдодыр»мультфильмын карадылар. китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә мультфильм геройлары турында фикер алыштылар, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Безнең мәдәният йортына килгәч, балалар күңелле эмоцияләр һәм искиткеч тәэсирләр алдылар. Чара күңелле һәм оешкан төстә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International