ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

19 март көнне «Җиңү» мәдәният йорты сәхнәсендә, «Нәүрүз» татар милли бәйрәме кысаларында, Вятка аланында «Татар моңы мәңге яңгырар» I Бөтенроссия фестиваль-конкурсының Гала-концерты узды. Фестиваль-конкурс милли мәдәниятне һәм милли уен коралларында уйнау традицияләрен пропагандалауга, сәләтле шәхесләрне ачыклауга, аларның иҗади үсешенә, балаларны һәм яшьләрне музыкаль иҗатның югары сәнгатьле үрнәкләрендә тәрбияләүгә, уникаль традицион татар мәдәниятенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә ярдәм итә. Фестиваль-конкурсның Гала-концертында «Вокал» номинациясендә «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина катнашты. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Батырлар» дигән татар биюе белән кунак сыйфатында чакырылган иде. Фестивальдә катнашучылар II һәм III дәрәҗә лауреат дипломнары һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

19
март, 2023 ел
якшәмбе

19 мартта Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Рәхим ит, Нәүрүз!»- дип исемләнгән бәйрәм чарасы уткәрделәр. Бу көнне  мәдәният йортында бик күп кеше җыелды. Бу бәйрәмгә эчтәлекле программа әзерләнде. Бәйрәмгә Наурузбика килә, ә Кыш бабай үз биләмәләрен Наурузбикага бирергә теләми.  Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмаклар чиштеләр, тәмле чәй эчтеләр, камыр ризыклары һәм камыр бәйрәм боткасы белән сыйландылар. Кыш һәм яз ике командага бүленеп, барысы бергә уен - ярышларда катнашалар һәм бүләкләргә лаек булалар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен тудырды. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы уңаеннан 19 март көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән яз бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләнде. Концерт номерлары тәкъдим ителде, уеннар, биюләр оештырылды, шулай ук кыш, яз турында Кыш бабай алып килгән табышмаклар чишелде. Соңыннан Нәүрүзбикә тәмле чәй, коймак, ботка белән сыйлады. Һәркем күтәренке язгы кәеф белән таралышты. Бәйрәмгә килүчеләр юмарт, уңышлы ел килүен теләделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар, татарларның иң яратканнары-язны каршы алу. Шуңа күрә 18 март көнне Шекше мәдәният йортында Татарстан республикасындагы  милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Нәүрүз» милли бәйрәме оештырылды. Аны Шекше мәдәният йорты,авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы белән берлектә үткәрделәр. Бәйрәм "язгы ярминкә" белән башланды, анда теләсә нәрсә сатып алырга мөмкин иде, мәктәп укучылары һәм авыл халкы сатып алучыларга өйдә пешерелгән ризыклар, тәм-томнар, эчемлекләр, үз куллары белән эшләнгән, тегелгән, бәйләнгән әйберләр, шулай ук поп-корн, татлы мамык һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим итә. Театральләштерелгән тамаша мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнде, алар тамашачылар игътибарына татар халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр, аннары бәйрәм хуҗабикәсе Нәүрүзбикәне һәм яз көне вәкаләтләрен тапшырырга теләмәгән Кыш бабайны каршы алдылар. Алар берничә сынаудан соң килешүгә килделәр, барысын да сәламләделәр, сәламәтлек, уңышлар, бәхет, яңа елда яхшы уңыш теләделәр. Бәйрәм кунаклары тәмле карабодай камыры, коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды. Аннары әкияттәге персонажлар авыл халкын мавыктыргыч ярышларда җитезлектә, зирәклектә һәм тизлектә сынадыар. Балалар да, өлкәннәр дә татар милли уеннары уйнадылар, "җитез шар" конкурсында ярыштылар, аркан тарттылар һәм башка күп төрле уеннарда көч сынаштылар. Бәйрәмдә, уеннарда һәм ярышларда катнашучы һәркем бүләк алды.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Нәүрүз - Җир йөзендәге иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, ул яңа тормыш башлануын символлаштыра.  Нәүрүзне СНГ илләрендә милли бәйрәм буларак татар, башкорт, кыргыз, казах, үзбәк, таджик һәм башка бик күп халыклар бәйрәм итә. 19 мартта Олы Арташ авыл клубында да "Нәүрүз Мөбарәкбад" дип исемләнгән бәйрәм узды. Алып баручы «Нәүрүз» бәйрәме турында сөйләде. Җырлар һәм биюләр яңгырады. Катлаулы һәм шул ук вакытта җитезлеккә һәм көч сынашуга төрле уеннар үткәрелде. Чараны концерт номерлары бизәде. Бу бәйрәм - очрашулар, теләкләр үтәлү урыны.

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

19 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Навруз – праздник весны» исеме астында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Нәүрүз –язны каршылап, язгы  чәчү эшләре алдыннан  үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.  Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтәләр, чөнки бу көнне барысы да күңел ачалар, уеннар уйныйлар.

  Бәйрәм,  халыкны ботка һәм коймак белән сыйлау белән башланып китте. Аннан соң төрле кызыклы уеннар үткәрелә башлады. Бәйрәм төрле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Шулай ук, мини-футбол ярышы да оештырылды. Шулай итеп авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар бергә күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Беркем дә бүләксез калмады.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Нәуруз-ул игелек бәйрәме.Ул кешелэрне бер-беренэ якынайта. Бу гүзәл көндэ кешеләр иске үпкәләрен оныталар,гафу итәләр. Бу бәйрәм безнең жиребезгә,кешеләрнен бу дөньяга игелек һәм тынычлык өчен көрәшергә,туганнарын искә төшерү өчен килә. Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз! Җир йөзендә тоташ бер ямь ул! Җир,табигатъ белән кеше җанын, тигез иткән бәйрәм ул!.Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягэ әверелде. 19 март көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмэткәрләре  тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Куңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде җиңүчеләргэ бүләкләр бирелде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

19 мартта Иске Икшермә мәдәният йортында " Хуш киләсең, Нәүрүз!" яз бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз бәйрәме-тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме . Бу бәйрәмгә зур  программа әзерләнгән иде. Кунакка бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә чакырылган иде. Чарада катнашучылар аның белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара вакытында җитезлек һәм көчне сынаучы төрле ярышлар уздырылды, алар концерт номерлары белән чиратлашты . Чара ахырында коймак белән тәмле чәй эчтеләр, барысы да кайнар ботка белән сыйландылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.

Тэги: Иске Икшермә мәдәният йорты

"Нәүрүз" - яз һәм кояш бәйрәме. 19 март көнне Пукәл авыл клубы мөдире үзешчән сәнгать һәм авылдашлары белән берлектә «Нәүрүз» милли бәйрәмен үткәрде. Традиция буенча, бу көнне кешеләр күңел ачалар, шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөриләр."Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Чара ахырында барысы да тәмле чәй эчтеләр, коймак һәм плов белән сыйландылар. Чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.

Тэги: Пүкәл авыл клубы

Милли мәдәниятлэр хэм гореф - гадәтләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргэ кызыксынуны үстерү максатыннан, 19 март көнне Өтернәс авыл клубы каршында Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмгә бай программа әзерләнде, кунакка Нәүрүз кызы килде. Катнашучылар аның белән бергә җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында чәй табыны янында коймак, плов белән сыйландылар.нәүрүз бәйрәме – тынычлык һәм изгелек бәйрәме. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын!  

Тэги: Өтернәс авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International