19 мартта Иске Икшермә мәдәният йортында " Хуш киләсең, Нәүрүз!" яз бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз бәйрәме-тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме . Бу бәйрәмгә зур программа әзерләнгән иде. Кунакка бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә чакырылган иде. Чарада катнашучылар аның белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара вакытында җитезлек һәм көчне сынаучы төрле ярышлар уздырылды, алар концерт номерлары белән чиратлашты . Чара ахырында коймак белән тәмле чәй эчтеләр, барысы да кайнар ботка белән сыйландылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.