19 мартта Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Рәхим ит, Нәүрүз!»- дип исемләнгән бәйрәм чарасы уткәрделәр. Бу көнне мәдәният йортында бик күп кеше җыелды. Бу бәйрәмгә эчтәлекле программа әзерләнде. Бәйрәмгә Наурузбика килә, ә Кыш бабай үз биләмәләрен Наурузбикага бирергә теләми. Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмаклар чиштеләр, тәмле чәй эчтеләр, камыр ризыклары һәм камыр бәйрәм боткасы белән сыйландылар. Кыш һәм яз ике командага бүленеп, барысы бергә уен - ярышларда катнашалар һәм бүләкләргә лаек булалар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен тудырды. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.