1 апрель көлке көне уңаеннан Елыш авыл клубында "Көлке патшалыгында" дип исемләнгән куңел ачу викторинасы уздырылды. Көлке көнен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Дуслар яки танышлар бер-берсен шаяртып алдалыйлар, дусларча елмаю безнең күңелләребезгә витамин кебек урнаша. Балалар чын күңелдән көлке викторинасы программасына катнашып җаваплар бирделәр һәм күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Тиздән язгы каникуллар тәмамлану вакыты да килеп җитә. Балаларның ялларын кызыклы итеп оештыру өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм күңел ачулар, спорт ярышлары һәм конкурслар үткәрделәр. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль сайлый һәм буш вакытын файдалы үткәрә алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.1 апрельдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен шахмат турниры оештырды. Шахмат ярышы-үз-үзеңне тота белү, логика, шулай ук вакыйгалар үсешен исәпләү осталыгы ярышлары. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар җылы, җиңел шартларда узды.
1 апрель көнне Халыкара кошлар көне уңаеннан Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен «Без-кошларның дуслары»дигән экологик уен үткәрделәр.Чара башында балаларны туган ягыбыз кошлары белән таныштырдылар, яз көне безнең җирлеккә күчеп килүче кошлар, аларның гадәтләре һәм алар тормышындагы кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Уен биш биремнән торды:“Сүзле портрет", кош рәсемнәре төшерелгән плакат һәм кыскача тасвирлама буенча кошны атадылар; " Шигъри бәйге», анда укылган өзекләр буенча әсәр авторын атарга кирәк булды; “Барысы да кошлар турында» , бер минут эчендә һәр команда билгеле бер сорауларга җавап бирде; «Тере барометр»биремендә балалар кошлар белән бәйле халык сынамышларын искә төшерделәр;“Сорауга җавап бир " дигән соңгы биремдә кошлар турында сорауларга җавап бирделәр. Балалар уенда актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, ә балалар уеннан бик яхшы кәеф алдылар, кечкенә күршеләребез турында бик күп яңалыклар белделәр.
1 апрель- көлке көне буларак билгеле. Белгәнебезчә, бу көн, күңелле алдаулар һәм шаяртулар, мәшәкатьсез мәзәкләр һәм көлүләр белән дан тота. Шуңа Күрә Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре клоун булып киенеп, балалар өчен «Әкияти чемпионат» дип исемләнгән, көлке көненә багышланган, конкурс - уен программасы үткәрделәр. Бәйрәм биюләр, җырлар, халык уеннары һәм күңелле эстафета белән үрелеп, бер сулышта узды. Балалар күңелле вакыт үткәрделәр, «12 таяклы», «Күршең белән дуслаш», «Айболит» һәм «Төлке-Алисә» кебек уеннар уйнадылар, бер-берсен шаярттылар, әби- бабалары белән язгы каникулларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр.
1 апрель көнне Килдебәк мәдәният йорты,китапханәче белән берлектә «Әйдә шаярыйк» исемле күңел ачу программасы үткәрделәр. Якты елмаюлар, Бөтендөнья көлү көненә багышланган күңел ачу программасы вакытында яңгырады. Яшьләр үзләренең шаяртулары белән сөендерделәр, шулай ук башка илләрдә яраткан бәйрәмнең, ничек билгеләп үтүләрен сөйләделәр.
Бу кичне яшьләр күңелле уеннар уйнадылар. Җырлар җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Чараның икенче өлешендә дискотека үткәрелде.
Көлке көне иң еш очрый торган бәйрәм түгел, ләкин ул бик танылган. Һәм шулкадәр шәп, ул язгы кояшлы көнне – 1 апрельдә килә. Бу көнне Сулэ авыл клубында "Колке илендэ кунакта"уен программасы уздырылды.Балаларга кунакка күңелле Клоун һәм Леди баг килде.Алар балалар белән уйнадылар,шаярттылар,ярыштылар.Леди баг балаларның белемнәрен тикшерде, күңелле табышмакларны чиште.Бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштык.Ахырда балалар татлы бүләкләр алдылар.
1 апрель-күңел ачу, юмор һәм шатлык тантанасы. Нәкъ менә шуңа күрә бүген Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчә 2023 елның 1 кварталында балалар арасында клубның иҗади эшчәнлегендә катнашу һәм чараларга йөрү буенча нәтиҗәләр ясады. Иң актив катнашучыларны кечкенә бүләкләр белән бүләкләделәр. Кич яндыргыч дискотека белән тәмамланды.
Балаларны бәхетле итүнең иң яхшы алымнарының берсе – аларны әйбәт юморга өйрәтү, көлү урынлы булганда бөек икәнлеккә төшендерү. Шушы максат белән 1 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Беренче апрель ыгы-зыгысы” дигән музыкаль – биюле программа оештырылды. Чараның башында балалар бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар. Аннан клоун белән күңелле сораулар, биремнәр үтәделәр. Иң озак көлүгә дә конкурс үткәрелде. Ахырдан катнашучылар баллы призга ия булдылар. Чарадан һәркем күңеллелекнең, көлүнең җылысын тоеп таралышты.
1 апрель көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә" Кунелларне иман нуры балкытсын " Идрис хәзрәт Галәветдинов белән дини кичә - очрашу узды..Идрис хәзрәт үзенең вәгазьләрендә мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Зур ифтар белән чара тәмамланды.
Ел дәвамында бик күп бәйрәмнәр бар, ләкин көлү көненнән дә күңеллерәк нәрсә юк. 1 апрель турында искә алганда елмаеп тормаган кешене табу кыен — көлү, шаярту һәм яхшы кәеф белән бәйле яраткан халык бәйрәме. 1 апрельдә балалар белән бергә «Көлке көне»дип аталган стена газетасы чыгарылды. Чөнки көлү көне бөтендөнья бәйрәме, бөтен дөньяда беренче апрельдә билгеләп үтелә. Бәйрәм милли булмаса да, ул күп кенә илләрдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм вакытында дуслар һәм танышлар белән уйнау, яки алар белән шаярту гадәти хәл.