1 апрель көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Безгә җылы яклардан кошлар кайтты» дигән темага экологик-танып белү программасы үткәрделәр. Балалар чара барышында бу көннең тарихы белән таныштылар, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Кошлар темасына кагылган викторина сорауларына, табышмакларга актив җавап бирделәр.
Әлеге чара балаларга күптөрле кошлар белән танышырга, туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итте.
1 апрельдә Корсабаш мәдәният йортында Корсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә әкият геройлары катнашында "1 апрель беркемгә дә ышанма"дип аталган күңел ачу программасы оештырылды һәм үткәрелде
Балалар юмор бәйрәме традициясенең кайдан килеп чыкканын белделәр көлә белүчеләр озаграк яшиләр халык зирәклеге шулай ди
Балалар күңелле уеннар, конкурслар уйнадылар, шаярту викториналарын чиштеләр
1 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыкара китап көне кысаларында, «Сезне утрауда маҗаралар көтә » исемле әдәби сәяхәт үткәрделәр. Балалар китаплары-бөтен дөнья, балалар дөньясында иң кызыклы һәм серле ил. 2 апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Ганс Кристиан Андерсен барлык чорларның иң бөек әкиятчесе дип санала. Балалар бөек Г.К.Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар. Чарада язучының тормыш юлы белән таныштылар, презентация-викторина ярдәмендә Андерсенның әкият геройларын танып, сөйләп бардылдар. Г.Х. Андерсен әкиятләренә багышланган уен-квест балаларда күңелле җанлану уятты. Катнашучылар китаплар турында мәкальләр укыдылар, шифрланган табышмакларны чиштеләр,әкиятләр, китап белән бәйле сүзләр төзеделәр. Һәр станциядә катнашучылар яңа биремнәр алдылар .Сәяхәт серле ачкычны табу һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды.
Беренче апрель-Юмор көне, көлү көне, күңелле шаяру һәм уйнау көне. Бу көнне һәркем яхшы кәеф булдыру өчен бер-берсен көлдерергә тырыша. 1 аррель Урта Нырты авыл клубында "Первоапрельский кураж"квист уенын үткәрделәр. Анда катнашучылар бу бәйрәмнең безнең илгә кайдан килүен һәм ни өчен нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелүен белделәр, төрле илләрдә яшәүчеләрнең бу көнне ничек шаяртуларын һәм бер-берсен уйнауларын ачыкладылар. Балалар «Перевертыши», «юмор в литературе», «Крылатые выражения», «Артистичный» конкурсларында актив катнашалар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара барышында катнашучылар «көлү» сүзенә синонимнар сайладылар, кыскача сөйләмнәр укыдылар. Чара ахырында авыл клубы мөдире балаларга программада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм көлүнең сәламәтлек, тотрыклылык һәм тормышта уңыш күрсәткече булуын искәртте.
1 апрельдә Кече Шинар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен «Елмай күбрәк»күңел ачу программасын үткәрдек. Көлке көне иң еш очрый торган бәйрәм түгел, ләкин ул бик танылган. Һәм шулкадәр шәп, язгы кояшлы - 1 апрельдә килә. Беренче апрель , , балалар өчен тулы бер сюрприз булды.Балалар күңелле уеннарда, катнаштылар бик күп уңай эмоцияләр һәм аралашу шатлыгы алдылар. «Һәркем өчен көлү» викторинасы балаларга күп кенә тәэсирләр бүләк итте, аларның белемнәрен арттырды, ә бию һәм уеннар күтәренкелек һәм тыелгысыз энергия бирде.
--
Көлке көне-1 апрельдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. 31 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында көлке һәм юмор көненә багышланган «Көлке кичәсе» узды. Бәйрәмгә балаларга кунакка күңелле клоун-Бантик килде. Ул үз кәефен күтәрү өчен балалардан кызыклы идеяләргә өйрәнде . Күңел ачулар, уеннар, биюләр, шаян аттракционнары белән балалрның күңеллләрен ачты. Бәйрәмгә килгән балаларга шатлыклы, җылы атмосферасы тудырды. Кичә барышында конкурслар да кызыклы формада үтте. Балалар куйган кызык скетчлар да нәни тамашачыларга бик ошады.. Елмаюлар диңгезе, шатлыклы хисләр барысы да бәйрәмнең уңышлы булуы турында сөйләде!
31 мартта Эзмә мәдәният йортында «Тылсымлы тасма»дип аталган мастер-класс узды. Тасмалар белән чигү – ул канвада яки төрле тыгызлыктагы тукымаларда энә һәм төсле тасмалар ярдәмендә нинди дә булса рәсем ясау ысулы. Бизәү өчен кулланылган тасмалар һәм тесьмалар көндәлек тормышка ныклы кереп калган. Алар турында гадәттә бәйрәмнәр һәм тантаналы вакыйгалар алдыннан искә алалар, анда безнең тирә-юньдәге дөньяны бизәү кирәклеге барлыкка килә. Бу матур һәм искиткеч һөнәрләрнең берсе. Нечкә тасмалардан бик матур чәчәкләр һәм үрнәкләр ясарга мөмкин. Һәрбер кул эшләре кебек үк, тасмалар белән чигүдә дә үз серләре һәм хәйләләре бар. Яшүсмерләр белән төрле төстәге чигүләр буенча мастер-класс узды.
31 мартта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Спорт һәм мин -аерылгысыз дуслар!»– уен программасын үткәрделәр. Чара бик күңелле узды, ә аның катнашучылары, күңелле спорт конкурсларында ярыштылар, зирәклек, көч,җитезлек һәм чыдамлык күрсәттеләр. Ярышларны балалар бик җитез, бердәм булып үтәделәр. Әлеге чара барлык катнашучылар күңеленә дә хуш килде. Балалар күтәренке күңел белән таралыштылар.
Бу елның 31 мартында күп буын кызларның һәм малайларның яраткан язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 141 ел тула. Чуковский әкиятләрен барысы да ярата, әмма алар аеруча кечкенә балаларга ошый. Аның әсәрләре яхшылыкка, дуслыкка өйрәтә, һәм озак вакыт төрле яшьтәге кешеләрнең хәтерендә кала. Бу язучының шигырьләре, шаяртулары, табышмаклары һәм әкиятләре жанр классикасы. Аның әсәрләре балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык һәм яхшы кәеф бирә.
Бу көнгә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә " Жил да был.. Чуковский Тамырлары. Балалар аның тормышыннан күп кенә кызыклы эпизодлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр.
31 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен «Нам сегодня весело» дип исемләнгән күңелле стартлар уены үткәрде. Уен программасы шактый бай иде. Спорт чарасы катнашучылар ике командага бүленеп, бәйгеләргә әзерләнүеннәнән башланып китте. Катнашучылар уеннарда беренче булып килергә тырыштылар һәм үзләренең җитезлеген, төгәллеген, көчен, бердәмлеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр. Чара барышында балалар күтәренке һәм уңай эмоцияләр алдылар. Чара ярышларга йомгак ясау белән тәмамланды. Барлык командалар да бертигез тырыштылар һәм «Дуслык» җиңде дип билгеләнде.