Хэрбер кеше узенен туган ягынын тарихын белергэ тиеш. Элеккесен белмэгэн килеш, бугенге конне белеп булмый. 14 апрель конне Елыш авыл клубында "Туган авылым тарихы" дип исемлэнгэн танып-белу сэгате уздырылды. Айдар Рамазанов тырышлыгы белэн эшлэнгэн авыл картасы буенча хэрбер елга, узэн, болынлыкларнын исемнэрен барлап язып куелды. Альбомнар аша тарихи истэлеклэрне уртаклаштык. Уз авылыннын тарихын белу, анын кешелэрен искэ алу бик кирэкле эш. Бездэн сон килгэн буынга уткэнне белергэ, бу бик зур файда булачак. Элеге узара фикерлэшу бик кунелле хэм файдалы узды.
Гофр кәгазьдән чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Букетлар бүләк итеп кенә калмый, аларны интерьер бизәү һәм бәйрәм өстәлләрен бизәү өчен кулланалар. Гофр кәгазьдән арзан һәм матур чәчәкләр ясап була. 14 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пушкин картасы буенча «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”темасына мастер-класс үткәрделәр.Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т. чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте- яфраклар ясау, сабакны бизәү, сабакка яфракларны ничек җыярга һәм чәчәк бәйләме ничек ясарга . Мастер-классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә һәм үз куллары белән чәчәк җыярга тырышты. Мастер-класс катнашучыларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә , эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр якты, матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты.
13 апрель көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Иман нуры иңсен күңелләргә" дип аталган Рамазан аена багышланган ифтар ашы үткәрделәр .Абыстай мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды.Катнашучылар әңгәмәдән соң,бергә намазга бастылар. Аннан соң мул табын артында аралаштылар. Кичә, ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте.
12 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә Космонавтика көненә багышланган "Космос далаларына сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә –уен үткәрелде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика тарихы белән таныштылар. Аннан соң балалар космоска очуга әзерлек буенча сынаулар уздылар. Сәяхәтчеләргә космик викторина сорауларына җавап бирү , космик табышмаклар, ребуслар чишү өчен белем һәм зирәклек кирәк булды. Сәяхәт К.Булычевның "Алисаның сәяхәте" китабы буенча "Өченче планета сере"дигән фәнни-фантастик мультфильм карау белән тәмамланды.
14 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханәче, Мингәр авылында туристлар каршы алдылар. Татар халкының милли ризыкларын, жыр-биюләрен, уеннарын туристларга тәкъдим иттеләр.
14 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Табышмаклар илендә» дип исемләнгән интеллектуаль - күңел ачу уенын үткәрде. Чара барышында балалар «табышмак» сүзенең килеп чыгышы һәм аның төрләре белән таныштылар. Аннары табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар.
12 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Йолаларда безнең дәвам бар» предприятиеләренең театральләштерелгән тамашасы булды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Уракка төшү» йоласы белән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Отар балалар интернат-йорты һәм «Йомырка җыю» йоласы белән Шәмәрдән участок хастаханәсе чыгыш ясады. Шулай ук тамашачылар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт номерлары тәкъдим ителде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Матур дәртле биюләр, халык җырлары залда булганнарны сөендерде. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
12 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Пасха бәйрәменә багышланган «Светлая Пасха» мастер-классын оештырдылар. Чарада «Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре катнашты. Башта видеорепортаж авылда яшәүче хатын-кызның, шулай ук безнең хезмәткәр Зоя Яковлеваның шәхси йортында узды, анда ул бәйрәмнең гореф-гадәтләре, традицияләре һәм Пасха табынының үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннары төшерү мәдәният йортында Пасха йомыркаларын һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен куличларны бизәү буенча мастер-класста дәвам итә, Алар Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Лучики солнца» клуб берләшмәсенә йөриләр. Мастер-класс уңайлы атмосферада узды, балалар Изге Пасха тарихы белән таныштылар һәм хәтта «Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе өчен интервьюда тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Юлда очраган гадэти генэ булган эйберлэрне дэ беркайчан да кулга алырга ярамый. Чынлыкта бу эйберлэр кеше тормышына куркыныч тудырырга момкин. Андый предметлар транспортта, кеше куп йори торган урыннарда, учреждениеларда булырга момкин. 17 апрель конне Елыш авыл клубында балалар белэн "Сез шикле предмет таптыгыз?", дип исемлэнгэн профилактик энгэмэ уздырылды. Мондый очракта узенне ничек тотарга, предметка кагылмаска, тиз арада зурларга хэбэр итэргэ кирэк икэнлеге анлатылды. Стенд ярдэмендэ балалар бу теманын барлык узенчэлеклэрен дэ узлэштерделэр.
13 апрельдә Сулэ авыл клубында изге Рамазан аена багышланган бәйрәм узды.Башта имам катнашучыларга Рамазан аенда ураза тотуның Ислам кануннарынын берсе булуын, бу айда һәр мөселманның төп бурычы — үз иманының көчен исбатлау, пычрак эшләрдән һәм фикерләрдән баш тарту, ризыктагы чикләүләр җанны чистартмыйча берни дә аңлатмый, һәм ураза көннәрендә законлы мөселманнарның бернинди гөнаһлы фикерләргә юл куймаска тиешлеге турында сөйләде.һәртөрле күңел ачулардан тулысынча баш тартырга тиешләр.
Шулай ук бу айда рухны һәм ихтыяр көчен ныгыту, иманны ныгыту, үз фикерләреңне һәм теләкләреңне контрольдә тоту, Коръән уку һәм мөмкин кадәр күбрәк вакыт догада үткәрү кирәклеге турында да сөйләделәр. Аннары бәйрәмне бәйрәм өстәле артында дәвам иттеләр.