"Космос далаларына сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә –уен

2023 елның 14 апреле, җомга

12 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә Космонавтика көненә багышланган "Космос далаларына сәяхәт" дип исемләнгән  әңгәмә –уен үткәрелде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика тарихы белән таныштылар. Аннан соң балалар космоска очуга әзерлек буенча сынаулар уздылар. Сәяхәтчеләргә космик викторина сорауларына җавап бирү , космик табышмаклар, ребуслар чишү өчен белем һәм зирәклек кирәк булды. Сәяхәт К.Булычевның "Алисаның сәяхәте" китабы буенча "Өченче планета сере"дигән фәнни-фантастик мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International