Мастер класс «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”

2023 елның 14 апреле, җомга

Гофр  кәгазьдән чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Букетлар бүләк итеп кенә калмый, аларны интерьер бизәү һәм бәйрәм өстәлләрен бизәү өчен кулланалар. Гофр кәгазьдән арзан һәм матур чәчәкләр ясап була.  14 апрель  көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пушкин картасы буенча  «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”темасына мастер-класс үткәрделәр.Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т. чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте- яфраклар ясау, сабакны бизәү, сабакка яфракларны ничек җыярга һәм чәчәк бәйләме ничек ясарга . Мастер-классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә һәм үз куллары белән чәчәк җыярга тырышты. Мастер-класс катнашучыларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә , эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр якты, матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International