ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне Елыш авыл клубында "Чернобыль авариясындагы авырлыклар" дигән исем астында мәгълүмат сәгате уздырылды. Сөйләшү барышында балалар Чернобыль авариясенең сәбәпләрен, күпме җирне зарарлавын белделәр. "Чернобыль авариясенең шаукымы" дип исемләнгән видеоролик аша үзара әнгәмә алып барылды. Әлеге кичәдә экология темасы киң яктыртылды, һәркемне зур уйлануга этәргеч бирүче бу тема күпләрдә авыр тойгы калдырды. Соңыннан балалар уртак бер фикергә килделәр. Үткәннәрне беркайчан да онытырга ярамый, әлеге булган хәлләр башка кабатланмасын өчен хаталарны төзэтергә һәм булдырмаска кирәк.

Тэги: Елыш авыл клубы

    26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 25 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр.  Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Шулай ук Ә.Сәлахның “Каеннар юлы” китабыннан тематик өзек тыңладылар. Чара ахырында Чернобыльдә батырлык, түземлек күрсәткән кешеләр турында презентация күрсәтелде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

26 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Килдебәк урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән «Тукай бөек һәм мәңгелек» исемле әдәби-шигъри кичә үткәрделәр. Үзенең кыска гына гомере эчендә, Г.Тукай безгә  зур мирас калдырган бөек шагыйрь, аның иҗатының яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт нәкъ Тукайның шигырьләре аша туа.

Чарада укучыларны шагыйрь иҗаты белән таныштырдык. Балалар башкаруында Тукай шигырьләре яңгырады. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде,  китапханә фондында булган, бөек шагыйрьнең  китаплары белән таныштырылды.

Ә чараның  икенче өлешендә «Могҗизалар кыры»  уены уздырылды, аның биремнәре Г.Тукай әкиятләренә багышланган иде. Уенда 9 укучы  катнашты, Кашапова Азалия җиңүче булды.

Очрашу ахырында «Туган тел» җырын җырладык.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

26 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай – сүнмәс йолдыз» исемле  әдәби-музыкаль сәгать үткәрде. Чара барышында балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп яңалык ишеттеләр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укылды, "Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча фаразла" дигән викторина узды. Мәктәп укучылары бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Ә чара ахырында балалар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын җырладылар.

Тэги: Оет авыл клубы

с

26 нчы апрель көнне Сабай авыл клубында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган "Тукай иҗатына сәяхәт" дип исемләнгән шигырь кичәсе булды. Кичәдә балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы, иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясе турында бик күп яңалык белделәр. Туган якка, туган телгә, гади халык тормышына багышланган шигырьләрен укыдык, "Су анасы", "Шүрәле" әкият-поэмалары белән таныштык. Балалар да шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан бик теләп татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын башкардык.

 

Тэги: Сабай авыл клубы

Быел 37 ел тулды иң зур авария Чернобыль атом электр станциясендә, кешелек тарихында. Чернобыль авариясе миллионлаган кешенең язмышына тәэсир итә. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чернобыль: гасыр фаҗигасе» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Хезмәткәрләр Чернобыль АЭСындагы фаҗиганең коточкычлыгы турында сөйләде. Ул вакытта Чернобыль атом станциясе дөньяда иң зурларның берсе булып тора. Бөтен илдән 600 меңнән артык кеше Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты. Аварияне бетерүчеләр станцияне коткаралар, аны үзләре белән ябалар һәм тагын да зуррак бәла-казаны булдырмаганнар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

Бүген, 26 апрельдә, бөек шагыйрь Г.Тукайның 137 еллыгы уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә картлар һәм инвалидлар йортында булдылар. Язучының иҗаты буенча викторина оештырдылар. Тәрбияләнүчеләр сорауларга зур кызыксыну белән җавап бирделәр, белемнәре белән уртаклаштылар. Ахырда шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

26 апрельдә Сулэ авыл клубында Г.Тукай әсәрләре буенча "минем яраткан мизгелләрем" рәсем конкурсы уздырылды. Бөек татар шагыйренең иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Аның искиткеч поэмалары, әкиятләре, шигырьләре күп кенә буын укучыларына ошаган. Менә бу юлы да Г. Тукайның әкиятләре балалар рәсемнәрендә хис, илһам белән башкарылган. Балалар яраткан әкият геройларын яратып сурәтләделәр. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

25 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Чернобыль авариясенең 37 еллыгына багышланган «Чиста энергия» фотокүргәзмәсе оештырылды. Алып баручы тыңлаучыларга безне чолгап алган дөньяның ничек зәгыйфь булуы, һәлакәтнең масштабы, авария урынында радиация зарарлануын бетерү эше, кеше-ликвидаторларның батырлыгы турында сөйләде. Стендта балалар утыз җиде ел элек булган вакыйгалар турында фотолар күрә алдылар, аларда атом станциясендә авария турында өзекләр бар иде. Чернобыль фаҗигасенең кара көне кешеләрне борчый: ул үзенең начар канаты белән эләктереп алган кешеләрне дә, соңрак мәсхәрә ителгән җирдән ерак туганнарны да. Бу көн эзсез үтмәде, ул дөньяда күп фаҗигаләр тудырды, ул һәрвакыт барысын да бер истәлек, бер кайгы, бер өмет белән берләштерәчәк.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында иң куркыныч һәлакәт була. Фаҗига турындагы хәтер халык күңелендә төзәлмәслек яра булып калачак. Чернобыль АЭС авариясен ликвидацияләүчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Шул уңайдан 25 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чернобыль-афәте» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Клуб хезмәткәрлзре катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында җиребездә кабат Чернобыль кабатланмасын өчен фаҗигале көннәр турында хәтерне саклау иде

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International